Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылча бәрәңге

Хуҗабикәләр бәрәңгедән нинди генә ризык әзерләми?! Аны кыздыралар, суда яки парда пешерәләр, майда йөздереп алалар. Ә менә бәрәңгене авылча, искиткеч тәмле итеп әзерли беләләр микән?

4-5 порциягә 1 кг бәрәңге, 50 мл үсемлек мае, өч аш кашыгы соус, ярты чәй калагы шикәр комы, бер калак тоз алына.
Тәмләткечләр турында да онытмыйбыз. Бу ризыкны әзерләгәндә ысланган паприка, коры сарымсак, куркума, коры горчица (барысы да чәй кашыгы белән) һәм прован үләннәре кулланыла.
Бәрәңге әрчелмәгән килеш пешерелә. Болай эшләгәндә кабык астында бәрәңгенең уртасы – сусыл һәм йомшак, ә тышы алтынсу төстә булачак. Иң элек бәрәңгене яхшылап юып, киптерәбез, өлешләп кисәбез. Бер бүлбедән сигезләп кисәк чыгарга тиеш. Кыздырыр алдыннан туралган бәрәңгене суда бераз пешерергә кирәк. Пешкән бәрәңге тәмләткечләрне һәм майны яхшы саклый. Кайнап торган суда бер-ике минут тоту җитә. “Кайнар ванна”дан алгач, бәрәңгеләрне бераз корытырга кирәк.
Бәрәңгегә тәм өстәү һәм көрән төс бирү өчен соя соусы һәм шикәр кулланабыз. Кәстрүлгә үсемлек мае, тәмләткечләр өстәп, унбиш минут чамасы тоту кирәк.
Ниһаять, кыздыруга күчәбез. Таба астына пергамент җәелә һәм бәрәңге тезелә. 220 градус кайнарлыктагы мичтә 25-30 минут дәвамында кыздырыла. Табынга мондый бәрәңгене томат, сыр яки сарымсак соусы белән бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев