Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Авыл утлары”на – 90 ел

Быел “Авыл утлары” газетасына 90 ел тула. Исәпләсәң, бер кеше гомере. Бу чорда район матбугаты нинди үзгәрешләр кичерде соң? 

“Авыл утлары” газетасының беренче саны 1931нче елның 16 октябрендә “Күмәк хуҗалык” исеме белән чыга башлый. Аның беренче редакторы Нурмөхәммәтов була. Газета ул вакытта бүгенге “Авыл утлары”ннан эчтәлеге белән дә, эшләнеше һәм форматы белән дә ерак тора. Начар гына кәгазьгә басыла, хәзерге газетаның яртысы зурлыгында була ул. Тиешле полиграфия базасы булмаганлыктан, баштарак ул системалы да чыкмаган – атнага бер, вакыты белән хәтта ун көнгә бер генә басыла. Ләкин аның һәр юлыннан тормыш кайнарлыгы, максатчанлык бөркелеп тора. Газета яңа тормыш, аның өчен көрәш турында сөйли, үзе дә яңа тормышны төзүче, оештыручы, өндәүче, әйдәүче ролен үти.
1958 елның апреленнән газета дүрт битле булып, “Колхоз байрагы” исеме белән атнага өч мәртәбә чыгарыла башлый. Шул ук елда рус телендәге “Колхозное знамя” газетасы да дөнья күрә. Ул шактый вакыт Н. В. Григорьев редакторлыгында мөстәкыйль газета булып чыга. Соңрак, дубляж буларак (татарчадан тәрҗемә ителеп) “Сельские огни” исеме астында басыла башлый.
1962 елның мартында, район газеталары үзгәртеп корылгач, “Колхоз байрагы” мөстәкыйль газета булудан туктый һәм Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Сарман районнары өчен бер газета чыга башлый. 1963 елда Мөслим районы бетерелеп, Сарман районына кушылгач, анда чыгучы “Ленинчы” газетасы уртак газетабыз булып кала. 1965 елның гыйнварында, Мөслим районы яңадан оешкач, аның газетасы да “туган йорты”на әйләнеп кайта. Район журналистларының тәкъдиме белән ул “Авыл утлары” (“Сельские огни”) исемендә чыгарыла башлый.
Партия, хөкүмәт тарафыннан куелган бурычларны үтәү өчен актив көрәшү белән бергә ул үзе дә үсте һәм бик күп каләм осталары, күренекле журналистлар, язучылар да үстерде. Танылган шагыйрьләребез Зөлфәт, Харрас Әюпов, Наис Гамбәр, Абдулла Сәлахетдинов, Рәдиф Гатауллин, язучы Саимә Ибраһимова, тәнкыйтьче, профессор Флүн Мусин, прозаиклар Фәрит Гыйльметдинов, Факил Сафин, язучы, драматург Фоат Садриев, Фаяз Дунай һәм башкалар – “Авыл утлары”нда эшләгән яки аңа хәбәрләр язышкан кешеләр. СССР Журналистлар Союзы членнары – озак еллар “Социалистик Татарстан” газетасында эшләгән Зәйни Төхбәтуллин, Мөдәррис Мостафин, Рафис Измайлов, Мәскәүдә яшәүче галим Марсель Вәлитов, республика радио-телевидениесендә һәм газета-журналларында нәтиҗәле эшләүче шактый журналистлар “Авыл утлары”нда каләм чарладылар.
Газетада төрле елларда Һади Кадыйров, Кәримә Фәрдиева, Кәримә Вәлиуллина, Марсель Вәлитов, Наил Мостаев, Фоат Садриев, Федор Ермаков, Алмаз Хәйруллин, Дамир Идиятуллин, Мөдәмил Әхмәтов, Рөстәм Зәкиев редактор булды. Дубляж буенча редакторлар С. Иванцов, Павел Иванов, Виктор Бустеряков кебек тәҗрибәле журналистлар эшләде һәм аларның район матбугатында җуелмас эзләре бар. Редакция хезмәткәрләре, газетаның актив хәбәрчеләре ярдәмендә газета халык массаларын намуслы хезмәткә өндәү, алдынгы тәҗрибәне кулланышка кертү, кешеләрдә иң күркәм әхлакый сыйфатлар тәрбияләү кебек изге бурычларны намус белән үти.
Газета бүген дә алгы сызыкта. Районыбызның социаль-икътисадый үсешен актив яктырта, халык мәнфәгатьләрен яклап яши. Бүген район матбугаты заманча технология белән коралланган. “Авыл утлары” һәм “Сельские огни” газеталары 2003нче елның 1 февралендә “Мөслим информация-редакция үзәге” дәүләт учреждениесе составына кертелде. Үзәк составында газета белән бергә телевидение, радио һәм сайт та эшли. Үзәкне озак еллар Мөдәмил Әхмәтов җитәкләде. Райондагы массакүләм мәгълүмат чараларының берләшүе журналистларга нәтиҗәле иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнергә, төбәктәге информацион кыр белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Бергәләшеп эшләүнең, яңалыкка омтылуның, үзгәрешләргә йөз тотуның уңай нәтиҗәсе озак көттерми – 2004 елда “Авыл утлары” газетасы бәйгенең республика журналистларының иң зур бүләгенә – “Бәллүр каләм”гә лаек булды. 2009 елда шул ук бәйгенең “Интернет СМИ” номинациясендә җиңү яулый.
Бүген районның матбугат чаралары “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиалы “Мөслим-информ” исеме астына берләшкән. Аның җитәкчесе – Римма Афзалова. “Сельские огни” газетасын 30 елга якын Рүзилә Бәхтиярова җитәкли. 
Хөрмәтле укучыларыбыз, язмабызга шушы урында нокта куеп торыйк. Газетабызның юбилее уңаеннан сез дә хатирәләрегез белән уртаклашыгыз. Бәлки әле тарихи фотолар да сакланадыр. Аларны да юллый аласыз. Район матбугаты тарихын бергәләп языйк!

Әлфинур Ногманова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев