Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Авыл утлары" әбүнәчеләре арасында бүләк уйнатты (ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ)

2018 елның икенче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылу бара. “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасына май аенда язылучылар арасында бүләкләр уйнатырга вәгъдә иткән идек. Вәгъдә – иман, ди халык. Бүләк откан райондашларыбыз белән таныштырабыз.

Крәш. Шураннан Нурия Моратовага – копилка, Симәктән Венера Миргаева белән Вәрәшбаштан Зөлхәбирә Ханова (Кооператив ур., 10) – “Таттелеком” компаниясе бүләкләрен отты. Мөслимнән Вәлиевага (исеме күрсәтелмәгән, адресы: Кооператив ур.,210 йорт) – чәйнек һәм Н. Фатыйховка (Строительная ур., 5) тәм-том өчен ваза чыкты. Яңа Карамалыдан Сәрмәдия Солтанова (Садовая ур.,59) салат тәлинкәсенә лаек булды. Иске Карамалыдан Дамир Хәйретдинов, Югары Табыннан Илнур Галимәрданов (Тукай ур., 17), Метрәйдән Фәрит Сабиров (Пушкин, ур., 80), Ольгинодан Т.В. Шахмаева (Набережная ур., 28), Михайловкадан Галина Светлякова, Иске Вәрәштән Баһауова (Центральная ур., 39), Шуганкадан Т. Абдуллина (Молодежная ур., 26), Ташлыярдан К. Шәйхетдинов, Күбәктән Ризилә Вәлиева, Олы Чакмактан Әлфинур Шакирова (Центральная ур.,19), Сал. Муханнан Вәсилә Хәйдәрова, Исәнсефтән Мөҗәһидан Мортазин, Иске Чакмактан А. Юнысова да “Мөслим-информ” әзерләгән бүләкләрне оттылар. Бүләкләрегезне июнь аеннан да калмыйча редакциядән килеп алуыгыз сорала.   
“Авыл утлары” (“Сельские огни”) газеталарына июнь аенда язылучылар арасында да бүләк уйнату планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез: газетага ярты елга язылу бәясе – 735 сум. Оешмалар өчен язылу бәясе – 825 сум. Альтернатив һәм электрон подписка 402 сумга төшә. Киләсе яртыеллыкта да бергә булыйк!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев