Мөслим-информ

“Авыл” стажы өчен

Мөслим районында 1365 пенсионер “авыл” стажы өчен өстәмә түләү ала. 

Авыл җирлегендә даими яшәүче, авыл хуҗалыгында билгеле вазыйфаларда кимендә 30 ел эшләгән һәм хәзерге вакытта эшләмәүче картлык яисә инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучылар “авыл” стажы өчен өстәмә түләү алырга хокуклы. 
2020 елдан “авыл” стажы өчен өстәмә түләү алу өчен гариза язарга, әлеге стажны раслаучы документлар тапшырырга кирәк. Пенсия гариза тапшырган айдан соңгы айның беренче числосыннан кабат исәпләнәчәк. Бу өстәмә түләү айга 1421,56 сум тәшкил итә, өченче төркем инвалидлык буенча пенсия алучылар өчен – 710,78 сум. 

Мөслим районында 
клиентларны кабул итү хезмәте.

Фото -  Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: