Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл кызы

Яңа башланган ягымлы җәйнең кояшы авыл урамын якты нурларга күмгән. Чирәм арасыннан калыккан чәчәкләрдән бал кортлары күтәрелә, күбәләкләр очып уйный. Алсуларның ындыр артында гына, саф суларын челтерәтеп, Мәллә елгасы ага. Көянтә белән, ике зур чиләк, яңа юылган керләрне күтәреп, бәләкәй басмага ашыга Алсу. Бер кулында зур ләгән. Җыйнак кына гәүдәле кыз тормыш йөген җигелеп тарта шул. Әбисе Миңлебәдәр сокланып карап калды аның артыннан: “Ии кызым, бәхетләрең булыр әле, Аллаһы боерса! Боерыр, иншалла, нишләп боермасын...” Биш вакыт намазын калдырмаган Миңлебәдәр һәр догасында оныгына бәхет-иман теләде.

Алсу исә кер чайкаган арада су ко¬енырга төшкән сабыйларны ләгәнгә утыртып йөздереп сөендерергә җитешә, банкага вак балыклар тота. Ләкин җитезлеге сынатмый кызны: вакытын¬да кайтып тавык-казларны карарга да җитешә ул, аш-су да әзерли. Бүген исә ул әнисе Әсмага киләчәктә табибә булыр¬га теләвен белдерде. Быел Тойгелде си¬гезеллык мәктәбен тәмамлый Алсу, алда – олы тормыш юлы. Сукмакларны сай¬лар чак! 
– Авылны бума чире баскач, соңгы өмет белән шәфкать туташына барып егылды халык, – дип, хәтер яңартты Миңлебәдәр әби. Үзе изге, үзе авыр хезмәт, көнен-төнен җәлләмичә хаста¬ларны тәрбияләүче бит ул табиб! 
Оныгының күзләренә карый ул. 
– Кызым, табибә булу өчен белем¬ле булу гына җитми, әнә шундый, соңгы өмет белән килеп егылганны күтәрә алырлык булырсыңмы, җан атып тора алырсыңмы соң? – диде әнисе Әсма. 
Кайсы гына әни баласына бәхет, җиңел тормыш теләмидер?! Бәлки әле, кызы Алсу да башка, җиңелрәк һөнәр сайлар. 
– Әни, мин нәкъ әнә шундый табибә булачакмын! 
Кырт кисте дә өзде кыз. Горурланды әнисе, ләкин яшерен генә күз яшьләрен сөртте: “Ии балакаем, бу дөньяда бер та¬яныр кешең булмасын, бер яклар кешең булмасын...” 
Көзен Мәлләтамак урта мәктәбенә китте кыз. Чит авылга йөреп уку¬лар, соңыннан Минзәлә медици¬на көллиятендә белем алулар – бары¬сы да киртәләр аша үтү булды. Мөслим хастаханәсенә Алсу ныгыган шәхес бу¬лып килде. Тәвәккәлләрне хирургия бүлегенә билгелиләр. Анда ике уйларга вакыт юк. 
Төгәллек, тәвәккәллек, соңгы минут¬ка кадәр шикләнмичә көрәшеп, өмет югала дигәндә дә инде өзелгәнне ял¬гарга кирәк! Алсу хирургларның уң кулы булды. Кайвакыт үзеннән икеләтә авыр адәмнәрне күтәреп йөгерде кыз, төннәрен йокламады. Белемле булуы¬на, һөнәри осталыгына өстәп, кызның җылы җәйнең ягымлы кояшы кебек якты елмаюы бар иде. Аның җылы кул¬лары кагылуга авырулардә яшәү көче артты! Алсуның югары медицина беле¬ме алырга теләве хастаханәдә беркемне дә гаҗәпләндермәде. 
Дипломлы яңа белгечне Казанга, ре¬спублика үзәк хастаханәсенә билгелиләр. Отоларинголог кыз җиң сызганып эшкә керешә. Бирегә урыннарда дәва таба ал-маган катлаулы авырулар җибәрелә. Һәркайсының күзендә – өмет чаткы¬сы, һәркайсының үз зары бар! Барысын да кайгырта белергә кирәк. Һәркайсына дәвалау ысулы табарга, шифа бирергә кирәк. Алсу Әнвәровна (аңа хәзер олы¬лап шулай дәшәләр) һәркемне җылы кулы белән дә, тәмле сүзе белән дә, яшәүгә ышаныч тудыручы елмаюы белән дә дәвалый. Кирәк чакта тоткан җирдән өзә дә ул! Илдә ыгы-зыгы кузгалып, бар нәрсә җимерелгәндә дә хастаханәдә, авырулар янында кала табибә. Элеккечә җигелеп тарта, даими белемен күтәрә, яңа дәвалау ысуллары үзләштерә, аны практикада куллана. Инде яшь белгечләр аннан тәҗрибә өйрәнәләр! 
Алсу Газизованың эш тәҗрибәсен якыннан өйрәнү өчен Азәрбайҗан таби¬блары киләләр. Һәр хәрәкәтен отып ба-ралар аның. Кая барса, ни эшләсә – ка¬батлыйлар, сораулар бирәләр, язып куя¬лар. 
– Инде яңалык таптыгызмы соң, безнеңчә эшли алырсызмы? – дип сорый алардан Алсу апабыз. 
– Юк, Алсу ханым! Сезнеңчә булмый, бездә хезмәт көне сигез сәгать белән чикләнә! – диләр, көлешеп, тау егетләре. 
Сигез сәгать белән ничек чикләнәсең соң? Алсу Әнвәровна янына халык агы¬ла да агыла. Ботинка бауларына кадәр алтыннан үрелгән байлар да, ихата мәшәкатеннән сабантуй көнне дә ае¬рыла алмаган авыл агае да килеп егыла аның каршына. Берәүне дә кире бормый ул! Ана сөте белән кергән тәрбия башка¬ча яшәү мөмкинлеге бирми аңа! 
Хирург-отоларинголог, югары ква¬лификацияле табибә Алсу Әнвәр кызы Газизова бүген дә сафта! Бүген дә ул, җылы җәйнең яктылыгын тараткандай ягымлы елмаеп, шифалы куллары белән кешеләргә сәламәтлек өләшә, яшәү көче өсти! 
Дамир ИДИЯТУЛЛИН. 
Тойгелде. 
Фото – А. Газизованың гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев