Мөслим-информ

Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык

Мөслимнең халык телендә “иске мәчет” дип йөртелүче Аллаһ йорты, капиталь ремонттан соң, кабат үз ишекләрен ачты.

 

Моннан өч дистә ел элек сафка баскан мәчет ул ва­кытта Мөслимдә генә түгел, якын-тирә район­нарда да бердәнбер булган­дыр. Тулы бер буын мәчет- мәдрәсәләрсез яшәсә дә, иманын югалтмаган әби- бабаларыбыз хак динебезне саклап кала алды, аны безгә әманәт итеп тапшырды.

Иман – мәңгелек

Узган гасырның тарихка үзгәреш җилләре исә башла­ган чор буларак кереп калган 90нчы елларында рухи тормы­шыбыз да яңарыш кичерде. Ул елларда Татарстанда нибары 23 мәчет калган булган. Утыз ел эчендә 1,5 меңгә якын иман йорты төзекләндерелгән һәм төзелгән.

Мөслимдә мәчет торгы­зу 1989 елда башлана. Әлеге эштә ул елларда хуҗалыкара төзелеш идарәсен җитәкләгән Мансур Сабиров башлап йөри. Ул мөселманнар исеменнән Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдинга хат яза. Т. Таҗетдин мәчет өчен проект табуда ярдәм итә, төзелеш сче­тына 40 мең сум акча күчерә. Район хуҗалыклары, оешма- предприятиеләр һәм аерым гражданнар да матди һәм ак­чалата ярдәм күрсәтәләр. 1990нчы елның 20 декабрендә иман йорты үз ишекләрен ача. “Мөслим” мәчете җирлегебезгә ислам нурын таратуда чишмә башы булды. Ул, гыйбадәт кылу урыны гына булып кал­мыйча, мәдрәсә ролен дә үтәде. Бик күп мөслимлеләр шушын­да “әлиф”не таяктан аерырга, ислам нигезләренә өйрәнде. Мәчет шәкертләре арасында динебезгә хезмәт итүче имам­нар да бар.

Иске мәчет яңарды

Халыкка утыз ел хезмәт итү дәверендә мәчеттә күпмедер дәрәҗәдә төзекләндерү эшләре башкарылды, анысы. Соңгысында исә өр-яңадан мәчет торгызган кадәр бул­ды, диләр. Төзү-төзекләндерү эшләрен саный китсәң, исәбе юк. “Кайсы өлешенә кул тимәде?” – дип сорау урынлы­рактыр.

– Дин кардәшләребез, аксакалларыбыз белән киңәшкәннән соң, түбә ремонт­лау нияте белән генә башлан­ган иде эш. Бинаны өр-яңадан сүтеп җыйган кадәр булды. Сте­нага гына тиелмәде дияр идек, анысы да штукатурланды, бу­ялды, – ди “Мөслим” мәчете имам-хатыйбы Ринас хәзрәт Нәбиев.

Моннан тыш, мәчеткә янкорма итеп, тамбур, тәһарәтханә ясалды, манара­сы алыштырылды. Электр һәм җылылык челтәрләре, су си­стемасы, көнкүреш һәм бүлмә җиһазлары яңартылды.

Мәчет территориясенең Мөслим стиленә туры китереп үзгәртелүен дә әйтергә кирәк. Бина тирәли газон чәчелеп, агач-куаклар утыртылды, уты­рып ял итү урыннары, парков­ка, җәяүлеләр сукмагы ясалды. Урамга яңа асфальт түшәлү нур өстенә нур булды.

Хәзрәт, син әз бирерсең

Аллаһ йортында эшләр игелекле райондашла­рыбыз күрсәткән финанс ярдәмендә башланып китә. Һәм тулысынча халык көче һәм химаячеләр ярдәме белән төзекләндерелә. Берәүләр – ак­чалата, икенчеләре төзелеш кирәк-яраклары белән ярдәм күрсәтә. Икенче катка менү өчен баскыч ясаучылар да, җиһаз ясап бирүчеләр дә табы­ла. Кулы осталар төзекләндерү эшләренә алына. Иртәннән кичкә кадәр эшләүчеләр дә, төп хезмәтләреннән соң килеп, төнгә кадәр ярдәм итүчеләр дә күп була.

– Намаз әһеле булган бер ир-егетебез бик күп көч куйды ремонт вакытында. “Гаиләңне туендырырга да кирәк бит”, – дип, акча бирергә булдым. “Кирәкми, хәзрәт. Син барыбер әз бирерсең. Аллаһы Тәгалә миңа күбрәк бирәчәк!” – диде бу. Кардәшемнең бу сүзләре – минем өчен олы вәгазь. Иман йортын төзекләндерүгә үз өлешен кертүчеләр, шөкер, күп булды. Исемли башласаң, кемнәрдер онытылып калыр ке­бек. Барысына да Аллаһының мең рәхмәте булсын! – ди Ри­нас хәзрәт.

Икеләтә бәйрәм

Төзекләндерелгән мәчет Изге Корбан гаете алдын­нан – Гарәфә көнендә кабат үз ишекләрен ачты. Шул рәвешле бәйрәм өстенә бәйрәм булды.

– Әле дә хәтердә: мәчетне ачканда истәлеккә укучылар белән тугра ясап тапшырган идек. Аллага шөкер, мәчет ха­лыкка хезмәт итте. Башлан­гыч чорда мәчеткә йөргән балаларның бүген инде бала­лары дин гыйлеменә, намаз­га өйрәнә. Моны күреп, күңел сөенә, – ди үзе дә заманында балаларга гарәп алфавитын өйрәткән Мөҗәһит Әхмәтҗанов.

Тантанада бертөркем иганәчегә Рәхмәт хаты тапшы­рылды.

– Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәләренә генә мәчетләр төзү-торгызу мөмкинлеге бирде. “Мөслим” мәчетен төзекләндерүгә үз өлешен, хәләл көчен кертүчеләрдән Аллаһы Раббыбыз разый бул­сын, – диде район башлыгы Ра­мил Муллин.

Мәчетнең яңалыгы, ма­турлыгы гына түгел, аның на­маз әһелләре белән тулы бу­луы да кыйммәт. Мәчетнең бөтен күрке – халык. Моңа кадәр дә мөслимлеләр яратып йөргән гыйбадәт йорты тагын күбрәк дин кардәшләребезне үзенә тартсын. Яшь буын да, өлкәннәр белән бергәлектә булып, гамәл-гыйбадәтләрен бергә-бергә үтәсеннәр иде.

Әлфинур Ногманова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: