Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл кооператорлары өчен дә олимпиада бар

Авыл кооперациясен һәм хуҗалыкара хезмәттәшлекне үстерү максатында “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары башкарма директорлары олимпиадасын игълан итә. 

ТР Министрлар кабинетының 2018нче елның 5 октябрендәге 906 санлы карары белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме буенча “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе төзелде. Аның төп бурычы: авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм хуҗалык итүнең кече формалары инфраструктурасын булдыру һәм үстерү буенча оештыру чараларын тормышка ашыру. Шул исәптән мәгълүмати-консультация хезмәте күрсәтү, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт программаларын һәм республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә һәм аңа булышуга юнәлтелгән чараларны тормышка ашыруда ярдәм итү. 
Куйган максатларга ирешү өчен авыл кооперациясен үстерү районара институтлары булдыру күздә тотыла. Аны авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы башкарма директоры җитәкләячәк. Авыл кооперациясен һәм хуҗалыкара хезмәттәшлекне үстерү максатында “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары башкарма директорлары олимпиадасын игълан итә. 

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек 
министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев