Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгында роботлар эшләячәк

Мөслим – яңалыклар кыры. Җирлектәге һәр нәрсә республика күләмендә генә түгел, чит илләр өчен дә үрнәк итеп куярлык.

Замана шулкадәр алга китте, безнең җирлектә дә сыерларны роботлар савачак. “Август-Мөслим” агрофирмасының Үрәзмәт товарлыклы-сөтчелек комплексына Германиядән 497 баш голштино-фриз токымлы нәселле буаз таналар кайтты.  
– Таналар өч атна карантинда булдылар. Бүгенге көндә маллар утарларда тәрбияләнә. 1 декабрьдән таналарны торакларга күчерәчәкбез. Комплексның ике чиратында да 1200әр тана тәрбияләргә уйлыйбыз.Күп сөт бирүче буаз таналарның өстәмә партиясе Германиядән 20-25 декабрь көннәрендә кайтып җитәр, дип көтәбез. Комплекс тагын 436 баш нәселле буаз танага тулыланачак, – ди “Август-Мөслим” агрофирмасы җитәкчесенең терлекчелек буенча урынбасары Руслан Зөфәров.
Комплекста, нигездә, Россиянең күп кенә төбәкләреннән килгән белгечләр эшли. Үрәзмәт товарлыклы-сөтчелек комплексы җитәкчесе Антон Яценко Волгоград якларыннан кайткан. Аның фикеренчә, бу – бик перспективалы проект. Заманча һәм куәтле комплекста малларны тәрбияләү генә түгел, хезмәт шартлары да үзгә. Берсендә сыерларны роботлар сауса, икенчесендә “Карусель” сөт саву системасы урнаштырылачак. Бер робот җиде дистә сыерны савачак. “Карусель” системасы тавышсыз эшли”, – ди Антон Яценко. Бу, үз чиратында, җитештерүчәнлекне дә арттырачак. 
– Терлекчелек тармагына иң зур инвестицияләр керткән “Август-Мөслим” агрофирмасы җирлегебезгә яңа сулыш алып килде. Үрәзмәттә роботлаштырылган яңа сөтчелек комплексының беренче чираты төзелеп бетү алдында. Мәскәүнең “Агробау” компаниясе эшчеләре комплексны тышлауны төгәлләү алдында. Бинаның каркасы эшләнеп, түбә ябылды инде. Эчке эшләр калып килә. Комплексның беренче чиратын 2021 елның җәенә төгәлләргә планлаштыралар,– ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. 
Татарстан өчен мондый заманча, роботлаштырылган комплекс – яңалык. Яңалыкның беренче булып Мөслимдә кертелүе – җирлегебез өчен зур мәртәбә.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама