Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терлек азыгы әзерләү ни хәлдә?

Терлек азыгы әзерләү өчен ел шактый үзенчәлекле килде. Май аенда һәм июнь башында яуган яңгырлар бер караганда күпьеллык үлән басулары торышына уңай йогынты ясарга тиеш кебек иде. Ләкин һава температурасының озак вакыт нормадан шактый түбән торуы үләннәрнең үсешен тоткарлады.

       Люцернаның биеклеге 40-50 сантиметрдан артмый диярлек. Башка елларда июньгә керү белән башланган терлек азыгы әзерләү компаниясе дә берникадәр тоткарланды. Шуңа карамастан, бүген инде азык әзерләүгә ныклап керешүче хуҗалыклар бар.
       Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда бүгенге көндә 5266 баш шартлы терлек исәпләнә. Концентрат азыкны да кертеп исәпләгәндә, һәр шартлы терлеккә 33 центнер азык берәмлеге әзерләү бурыч итеп куелды. Бу аерым алганда 3 мең 700 тонна печән, 19 мең тонна сенаж, 25 мең тонна силос, 3700 тонна салам һәм 80 тонна яфрак азык туплау кирәк дигән сүз. Белгечләр бу җаваплы компаниягә “Туган як”, “Август-Мөслим” агрофирмаларының, “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгының яхшы әзерлек белән килүен билгеләп үтте. 
       “Туган як”та терлек азыгы әзерләүгә елның-елында аерым игътибар бирелә. Һәм кимендә ел ярымлык азык туплана. 
       – Бүгенге көндә узган елдан калган сенаж һәм силосның бер елга җитәрлек запасы бар. Алдагы кышлату чорына да терлекләргә азыкны ел ярымга җитәрлек итеп әзерләү максатын куйдык, – ди агрофирманың генераль директоры Рәдиф Габидинов.
       Моның өчен агрофирмада 4 мең гектарга якын мәйданда күпьеллык үлән, 400 гектарда кукуруз үстерелә. Үләнне чәчәккә бөреләнү фазасында (туклыклы матдәләргә иң бай чорда) уруга керешкәннәр. Азык әзерләүгә 16-17 берәмлек техника җәлеп ителгән. Аларның өчесе – ургыч комбайн. Әлегә төп игътибар люцернадан сенаж салуга юнәлдерелгән. Бу төр азыкны 1600 тонна күләмендә әзерләгәннәр инде. Тиз арада бер базны тутырып, икенчесенә масса кайтара башлаганнар. Параллель рәвештә печән әзерләү дә бара. Анысын, 450 рулон әзерләп, саклау урыннарына куйганнар. Туганяклылар күпьеллык үләннең беренче катын атна-ун көн эчендә алып бетерүне максат итеп эшлиләр.
       “Август-Мөслим” агрофирмасында бу сезонда азык әзерләү компаниясенә югары җитештерүчән эшләүче өр-яңа агрегатлар белән керделәр. 4 берәмлек үзйөрешле һәм тагылма ургычлар, 3 данә печән әйләндерү-җыю агрегаты һәм яшел масса ташу өчен флигель прицеплы 3 арба һәм пресс-подборщиклар – барлыгы 12 берәмлек чит ил техникасы кайтарылды. Агрофирмада чәчүлекләр мәйданнарның 30 ын терлек азыгы культуралары били. Аның 5038 гектары – күпьеллык үлән, 1000 гектары – яшел масса һәм бөртек өчен үстерелүче кукуруз. Августлылар быел күпьеллык үлән мәйданнарының 25 процентын яңарткан. 
       – Люцерна басуларын язын аммиак силитрасы белән тукландырган идек. Үләннең беренче катын алганнан соң да аны тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга 34 килограмм исәбеннән кертәчәкбез, – ди агрофирманың агрономы Рәсим Мөхәммәтдинов.
       Белгечләр терлек азыгы әзерләүдә сыйфат беренче урында булырга тиеш, дип искәртә. Масса кайта башлаганчы сенаж базлары азык калдыкларыннан, тирестән арындырылып, дезинфекцияләнеп куелырга тиеш. Сенаж салуның технологиясен төгәү үтәгән очракта, әзер сенаж массасы туклыклыгы буенча яшел массага якын була. Белгечләр люцернаны уруны иртәнге сәгатьләрдә үк башларга киңәш итә. Бу үз чиратында төштән соң ук яшел массаны базларга салу мөмкинлеге бирә. Болай эшләгәндә үлән массасындагы каротин микъдары 40-50 процентка артыграк була. Сенаж салганда яшел массаның нинди дымлылыгы 55-60 процент булырга тиеш. Люцернадан сенаж әзерләгәндә консервантлар кулланырга да онытмасска кирәк. 
       Әлфинур Ногманова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X