Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл халкы каршы

Матбугат үзәгенә Мари Бүләр авылы халкы исеменнән түбәндәге эчтәлектәге хат килде: – Мари Бүләр авылында каз фермасы бар. Казлар сыер көтүе йөргән элеккеге лагерь урынын асфальт итеп куйдылар. Быел тагын Нагорная урамы башында ферма төзиләр. Без бөтен авыл халкы моңа каршы, риза түгел. Сасы ис сулап ятып булмый. Бер кеше өчен сыерларны бетерәсеме безгә? Мари Бүләр авылы халкы.

Хатка Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов җавап бирде:

– Казлар авылдан 1,6 км ера­клыктагы элеккеге бозаулар тора­гында асрала. Әлеге торакларда мөгезле эре терлекләр асраганда никтер авыл халкы арасында сасы ис килә дип зарланучы булмады.

Бүген Мари Бүләр авылы көтүендә 128 баш мал йөри. Тер­лек өчен элеккеге лагерьдан башка да авыл тирәсендә көтүлек җирләр җитәрлек. Бүген авылларда кече эшмәкәрлекне үстерүгә һәрьяклап булышлык күрсәтү сорала. Мондый шартларда җирле үзидарә ферма төзелешенә комачаулык итә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев