Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл җирлекләре арасында финал ярышлары узды

Булачак Суперфинал ярышларында оешма һәм авыл җирлекләре финалларында беренче урын яулаган командалар көч сынашачак.

Бүген, 28 февраль көнне авыл җирлекләре арасында XXXI кышкы спартакиада кысаларында йомгаклау уеннары узды. Катнашучылар шорт-трек (тимераякта шуу), ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында канат тарту буенча үз көчләрен сынадылар.
Шорт-трек ярышы буенча урыннар түбәндәгечә булды:
1 урын - Иске Карамалы авыл җирлеге;
2 урын - Метрәй авыл җирлеге;
3 урын - Олы Чакмак авыл җирлеге.
Канат тарту уены буенча ир-атлар арасында җиңүчеләребез:
1 урын - Баланлы авыл җирлеге;
2 урын - Әмәкәй авыл җирлеге;
3 урын - Вәрәшбаш авыл җирлеге.
Хатын-кызлар арасында канат тарту ярышында җиңүчеләребез:
1 урын - Вәрәшбаш авыл җирлеге;
2 урын - Әмәкәй авыл җирлеге;
3 урын- Рус.Шуган авыл җирлеге.
Барлык уеннарның нэтижәләре буенча авыл җирлекләре арасында XXXI кышкы спартакиада ярышларының җиңүчеләре ачыкланды:
1 урында - Түбән Табын авыл җирлеге;
2 урында - Әмәкәй авыл җирлеге;
3 урында - Метрәй авыл җирлеге.
Җиңүче командаларыбыз 14000,9000,5000 сумлык сертификатлар, кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Булачак Суперфинал ярышларында оешма һәм авыл җирлекләре финалларында беренче урын яулаган командалар көч сынашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X