Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Авыл имамнары рентген нурында торган кебек”

Мөслим һәм Балтач районнары арасында тыгыз хезмәттәшлек урнашты. Ике районның дин әһелләре, мөгаллимнәре рухи-әхлакый тәрбия өлкәсендә бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашып яши.

Моннан өч ел элек ике район арасында башланып киткән эшлекле сәфәр дәвамлы булуы белән күркәм. Балтачлыларны Мөслимдәге төзекләндерү эшләре, мәктәпләрдә милли тәрбия өлкәсендәге уңышлар сокландырса, безнекеләр Балтач районында әхлак дәресләре укыту тәҗрибәсен, дини башлангычларны үз итә.
Узган чәршәмбедә Мөслимгә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасының баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев килде. Очрашуларда ул гаилә, ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт, иманлы, әхлаклы буын тәрбияләү мәсьәләләре турында файдалы вәгазьләр сөйләде.
Тирән гыйлеме, ихласлыгы, инандыру сәләте, актив эшчәнлеге белән абруй казанган Җәлил хәзрәт – Балтач төбәгендә ислам динен торгызучыларның берсе. Моннан 30 ел элек имам-хатыйплыкка шәһадәтнамә алган. Аңа кадәр үк туган авылы Бөрбашта балаларга дин дәресләре бирүне оештырган. Бүген ул бик күп дини китаплар, мәкаләләр авторы һәм вәгазь сөйләү остасы буларак та билгеле. Җәлил хәзрәтнең гади тел белән йөрәккә үтеп керерлек итеп сөйләгән вәгазьләрен олысы да, кечесе дә йотлыгып тыңлый.
Кунагыбыз иртәнге сәгатьләрдән үк дин кардәшләребез һәм район халкы белән аралашты, төрле аудиторияләрдә дини вәгазьләр сөйләде. Иртәнге якта ул район мәдәният йортында мәктәп укучылары каршында чыгыш ясады.
– Җәлил хәзрәтнең моңа кадәр мәктәбебезгә килгәне, ачык дәресләр караганы булды. Тирән белемгә һәм бай тормыш тәҗрибәсенә ия булуы, вәгазьләрен гыйбрәтле вакыйгалар белән бәйләп сөйләве балаларда зур кызыксыну уята. Алга таба тәрбия сәгатьләрендә балаларга тыңлату өчен Җәлил хәзрәтнең вәгазьләрен яздырып алырга тырышабыз, – диде Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Җәлилова.
Өйлә намазыннан соң Җәлил хәзрәт “Җәмигъ” мәчетендә район имамнары белән фикер алышуда катнашты. Имамнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та алды. Бу өлкәдә өч дистә елдан артык эшләү дәверендә зур тәҗрибә туплаган хәзрәтнең башкаларга әйтер сүзе, фикер-тәкъдимнәре күп иде.
– Авыл имамнарының хезмәте җиңел түгел. Халыкны мәчетләргә тартуның төрле юлларын эзләргә кирәк. Беренче чиратта халык күңеленә ачкыч табарга тырышыгыз. Кем генә мөрәҗәгать итсә дә, тыңлый өйрәнегез. Бәлки аның борчуы зурдыр, бушанасы киләдер. Авылда имам рентген нурында торган кебек – бөтен тормышы, эчке һәм тышкы дөньясы халык күз алдында. Шуңа күрә сүзегез гамәлегездән аерылмасын, әхлагыгыз күркәм булсын, – дип, киңәшләрен дә бирде Җәлил хәзрәт. 
Моннан тыш район мәктәпләренең әдәп-әхлак дәресләре укытучылары белән түгәрәк өстәл дә оештырылды. Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашында кичен мәдәният йортында вәгазь кичәсе үтте. “Әлеге очрашулардан һәркем алдагы тормышында кулланырлык файдалы мәгълүмат алгандыр, дип ышанабыз”, – диде районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатулла. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев