Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл бизәге алар

Тату гомер кичереп, өлкәнәйгәч тә бер-берсенең күзенә генә карап торучы, һәр эшне киңәшләшеп башкаручы парлардан илаһи нур бөркелә кебек. Яңа Карамалы авылында яшәүче Әлфинә һәм Тимерхан Асылгәрәевләр – нәкъ шундый соклангыч пар!

Авылда 
тормыш кайный... 

Тату гомер кичереп, өлкәнәйгәч тә бер-берсенең күзенә генә карап торучы, һәр эшне киңәшләшеп башкаручы парлардан илаһи нур бөркелә кебек. Яңа Карамалы авылында яшәүче Әлфинә һәм Тимерхан Асылгәрәевләр – нәкъ шундый соклангыч пар! Үрнәк гаилә буларак авыл җирлегендә үткәрелгән бәйрәм-кичәләрдә аларның урыннары түрдә. Авылда аларны бары мактап кына телгә алалар. Икесе дә колхозда тырыш хезмәт куйган Асылгәрәевләр, тын гына аккан тормышларына куанып, бәхетле гомер кичерә. 
...Ишегалдында яңа гына баш төрткән бәбкә үләнне чемченеп тавыклар йөгерешә, түр бакчада бал кортлары безелди. Хуҗа кеше аларның тамак ягын кайгырта – шикәр комы белән сыйлый. Аллы-гөлле яулыгын чөеп бәйләгән хуҗабикә яшь киленнәргә хас җитезлек белән каралты-кура җыештырып йөри. “Хезмәт кешене бизи” дип, юкка гына әйтмәгәннәр инде! Авылда тормыш әнә шулай – хезмәт белән кайный... 
Әти урынына калган бабай 
...Иске Карамалы авылында Ләюзә белән Бәхтегәрәйнең төпчеге булган Тимерханга әти-әни назында иркәләнеп үсәргә насыйп булмый. Әтисе яу кырында ятып калгач, әнисе белән кечкенә малайны бабасы үзләренә – Яңа Карамалы авылына алып кайта. 
– Шәйхелзаман бабам күпләп умарта тота иде. Багана умарталар иде ул чорларда, алары да бик сирәк кешедә. Баллы кеше бай кеше саналды, тамакларыбыз тук булды. Ачлыктан әнә шулай әниемнең әтисе саклап калды безне. Умартачылык һөнәренә хирыслык та шул вакытта уянгандыр. Бабам нәрсә эшләргә яраганын-ярамаганын ипләп кенә аңлата иде. Үзенең биш кызы янына бер генә малае да булмагач, мине үз баласы кебек яратты, – ди күзләре яшьләнгән Тимерхан абый. 
Малайда кечкенәдән хезмәткә мәхәббәт, тирә-юньдәгеләргә игелек, кадер-хөрмәт күрсәтү кебек матур сыйфатлар тәрбияләгән Шәйхелзаман карт үрнәгендә Тимерхан абый үзе дә бүген умарталар тота. Бүген-иртәгә 80 яшен тутыручы райондашыбыз аларны яшь бала карагандай тәрбияли. 
– Бал кортлары – чисталык яратучы тырыш җан ияләре. Мул уңыш алыйм дисәң, корт ояларын даими тәрбияләп тору кирәк. Шунсыз бал алып булмый. Умартачы иртә яздан салкын көзгә кадәр эшли ул. Тәмле бал тынгысыз хезмәт бәрабәренә булдырыла. Кышның озын, ә язның озак киләсе билгеле бит инде. Шуңа күрә мин ел да кортларга көздән үк җитәрлек күләмдә азык калдырам, – ди Тимерхан абый. 

Тырышып 
яулаган үрләр 

Тимерхан мәктәптә укыганда ук колхозда хезмәт куя. 14 яше тулган карусыз малайга Куйбышев исемендәге колхозның тай көтүен ышанып тапшыралар. Соңыннан шушы хуҗалыкта озак еллар механизатор һәм бригадир булып эшли ул. 
– Җирен дә эшкәртте, чәчүен дә чәчте, уңышын да җыйды. Бер генә эштән дә куркып тормады Тимерхан. ДТ тракторында, алмашлап, ике механизатор эшләделәр. Чын җир кешесе ул: иртәнге чык белән эшкә китте, төнгә кадәр кырда була иде. Дүрт бала үстердек, аларның әтиләре белән уйнап үсәргә җайлары да булмады. Әтиләре эшкә киткәндә алар уянмаган була, эштән кайтканда инде йоклыйлар иде, – ди Әлфинә апа. 

Бер тапкыр да ачуланышмаганнар 
Әлфинә-Тимерхан мәхәббәтенә әйләнеп кайтсаң, аларның бергә буласыларына беркем дә шикләнми. Күршедә генә яшәгән яшьләр, бер-берсенә әллә кайчан гыйшык тотып, күз салып йөргән булалар. 
– Тимерхан абыегыз яшь чакта бигрәк матур иде. Аңа күзе төшкән кызлар хәтәр күп булды. “Дастуин” гәүдәле, җор телле, 32 тешен күрсәтеп елмаючы егеткә бер күрүдә гашыйк булдым. Гомер буе шулай яратышып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек. Балалар да кайчак: “Әни, сезнең әти белән ачуланышканыгыз булдымы ул?” – дип сорап куя. Үзем дә аптырыйм кайчак, ямьсезләнешеп, ачуланышып йөргән вакытларны хәтерләмим. Вак-төяк өчен бер-беребезнең хәтерен калдырып, Ходайдан бирелгән гомерне әрәм итеп яшәмәдек. 

Тату гаиләдә, ызгыш-талаш күрми үскәч, балаларыбыз да, шөкер, инсафлы булды, – ди Әлфинә апа. 
– Әлфинәнең уңганлыгын белеп-күреп үстем. Кавышкач, бирнәгә дип, бик күп бәйләм челтәрләр, самавыр, мендәр япмалары алып килгән иде. Ул вакытларда бит кызлар челтәргә кадәр бәйләде. Кызларның бирнәсенә карап та ниндилеген белеп була иде. Әлфинә челтәр бәйләгәндә үк һәр бизәге саен бәхетле тормыш теләгәндер, күрәсең, – ди Тимерхан абый. 

Чөкердәшеп яшәүләре рәхәт! 
Әлфинә апа бүген дә кул эшләренә мөкиббән. Урындык, урын-җир япмалары, җептән чәчәкләр бәйли, фоамираннан чәчәкләр ясый. Аның кул эшләрен күргәзмәләргә дә бик еш алалар. Әлфинә апаның тере чәчәктән һич аерылмаган гөлләре бөтен өйгә ямь бирә, җылылык тарата. 
– Кул эшләре тынычландыра, тәнгә – ял, җанга тынычлык бирә. Бабаем күпчелек ихатада, бал кортлары янында әвәрә килә, мин өйдә дигәндәй. Кара-каршы утырып, чөкердәшеп чәй эчүләргә ни җитә! Ходай шушы тигез матур картлыктан, сәламәтлектән аермасын! Дүрт балабыз, сигез оныгыбыз, аларның балалары – дүрт оныкчык янәшәсендә кадерле әби-бабай булып, тагын яшисе иде әле! Аларны да үзебез белгән һөнәрләргә өйрәтеп калдырасы иде! Бездән соңгы буын да кул эшләре белән мавыгудан алган күңел рәхәтлеген бер нәрсәгә дә алыштырып булмавын аңласын иде, – ди Әлфинә апа. 
Яңа Карамалы авылында гомер итүче Әлфинә һәм Тимерхан Асылгәрәевләрнең тормышка булган мәхәббәтләренә, һәр таңны сөенеп каршы алуларына, һәрчак хәрәкәттә булуларына, еллар үтсә дә, бер-берләренә һаман “кадерлем” дип дәшүләренә сокланып кайттым. Мондый гаиләләр күбрәк булсын иде! 

Лилия Шәймиева 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев