Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылның киләчәге үзебезнең кулда!

Тотрыклы яшәү рәвеше алып барган җирлек мисалында авыл яшәешенә хас булган мәсьәләләрне барлау күркәм традициягә әйләнде. 27 гыйнвар көнне Иске Карамалы авыл җирлегендә узган семинар да шушы максатны күздә тотты. Бу көнне район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары һәм дин әһелләре, җирлек яшәеше белән танышып, авылларның киләчәген ничек тәэмин итәргә дигән...

Иң элек, Күбәк юлын кулланылышка тапшыру тантанасы булды. Күбәк авылын Мөслим-Актаныш трассасы белән тоташтыручы юл федераль программа кысаларында капиталь ремонт кичерде. Юл, Яр Чаллы шәһәренең "Автострой" җәмгыяте эшчеләре көче белән күтәртелеп, аңа асфальт түшәлде, су үткәргеч торбалар яңартылды. "Автострой" җәмгыятенең генераль директор урынбасары Радик Гәрәев әйтүенчә, барлык таләпләргә дә җавап биргән бу юл әле тагын бик күп еллар авыл халкына хезмәт итәчәк.

Язын-көзен авылга керә дә, авылдан чыга да алмыйча интеккән күбәклеләр юл өчен аеруча сөенде.

Семинарда катнашучылар Иске Карамалы авылында урнашкан янгын сүндерү депосына юл тотты. Күрше-тирә авылларны янгыннан саклаучы бу частьнең тулы көченә эшләве зарур. Иң мөһиме: янгын сүндерү машиналары төзек. Район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов авыл җирлекләре башлыкларын бу мәсьәләгә җитди карарга чакырды. Билгеле, һәр җирлекнең үзендә янгын сүндерү часте юк. "Тик дежур техникаларны билгеләү, авыл территориясендә гадәттән тыш хәлләрдә куллану өчен гидрант булдыру халыкның иминлеген тәэмин итүдә зур рольне уйный", - диде ул.

Иске Карамалы мәдәният йортында күргәзмә әзерләнгән иде. Авыл халкының үзмәшгульлеген, ялын тасвирлаган фотосурәтләр, кул эшләнмәләреннән тыш, биредә җирле үзидарәнең үз милкендә булган җиһазлар да урын алган иде. Авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов көндәлек тормышта кулланылучы җиһазларны туплауның өстенлекле якларын күрсәтте. "Авыл тормышы җирле үзидарәнең кулында булгач, һәр проблеманы вакытында хәл итү сорала. Моның өчен кул астында төрле җайланмалар булу бик тә отышлы һәм уңайлы", - диде ул.

Билгеле, Иске Карамалы авыл җирлегенең район күләмендә алдынгылар рәтендә булуы бер җирлек башлыгының гына тырышлыгы түгел. Авыл яшәсен өчен, беренче чиратта, аның халкы актив булу кирәк. Ә карамалылылар элек-электән тырыш һәм максатчан булулары белән башкаларга үрнәк. Бүген дә биредә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр шактый. Иске Карамалы егетләре үрчеткән мөгезле эре терлекләр бүген, республикада гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүчеләргә дә таныш. Бу үз чиратында авыл халкын эшле дә, акчалы да итә.

Соңгы ике елда гамәлгә кертелгән үзарасалым акчасын җыю да авыл яшәешенә берникадәр йогынты ясаган. 2013 елда җирлектә яшәчеләрдән бу төр салым 164 мең сум күләмендә җыелган булса, 2014 елда ул 230 мең 400 сумны тәшкил иткән. Үзарасалым акчасы авыл урамнарын кардан арындыру, зиарат территорияләрен тәртипкә китерү кебек эшләргә тотылган.

Башка җирлекләрдән аермалы буларак, биредә ирекле халык дружиналары да уңышлы эшли, дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы мәдәният йортында узган киңәшмәдә. Мәдәният йортында хезмәт куючы Булат Хәйретдинов җитәкчелегендә җирлектә атна саен рейдлар уздырыла. Бу төр эшчәнлек яшьләрне тәрбияләүдә аеруча отышлы. Шул ук вакытта балигъ булмаганнар катнашындагы җинаятьләрнең санын киметүдә дә ДНД рейдлары хәлиткеч роль уйный.

Киңәшмәдә шулай ук халыкны рухи яктан тәрбияләү мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу уңайдан авыллардагы мәчет-мәдрәсәләрнең ярдәме дә зур булуын әйтергә кирәк. Өлкәннәрне генә түгел, яшьләрне дә мәчеткә җәлеп итү өчен иң элек аларның җылы һәм төзек булуы мөһим. Р. Кирамов районда булган 25 мәчетнең бары тик берничәсе генә дәүләт теркәве үтүен әйтте. "Мәчетләребезне саклап калу өчен беренче чиратта алар законлы рәвештә теркәлүе үтәргә тиеш", - диде ул. Ун еллык юбилеен билгеләп үтүче Иске Карамалы мәчетендә дин әһелләре рухи-әхлакый тәрбия турында фикер алышты.

Авыл җирлеге көненә багышланган семинар Күбәк урта мәктәбе базасында төгәлләнде. "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан оештырылган Халык социаль проектлары конкурсында җиңү яулаган Күбәк мәктәбе 580 мең сумлык грант откан иде. Шушы акчага кайтартылган хоккей корты тантаналы төстә ачылды.

Әйе, авыл бетәчәк, авылның киләчәге юк дигән сүзләр Иске Карамалы авыл җирлегенә бөтенләй хас түгел. Туган ягы өчен янып-көеп яшәүче халкы, тырыш ул-кызлары булганда, билгеле, җирлекнең киләчәге дә якты.

Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев