Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылларда ниләр бар

Михайловка авылында бу җәй төзү-яңарту эшләренә бай булды. Республика программасы нигезендә төзелүче клуб тиздән үз ишекләрен ачачак. Авыл урамнарында юл ремонты бара, су башнясы төзекләндерелә. Михайловкадагы участок хастаханәсенең иске бинасын сүтеп, аның урынына балалар мәйданчыгы төзергә ниятлиләр. Иске Карамалы авылында Фәррах чишмәсен чистарту, яңарту эшләре бара. Покровка һәм Түреш авылларында...

Михайловка авылында бу җәй төзү-яңарту эшләренә бай булды. Республика программасы нигезендә төзелүче клуб тиздән үз ишекләрен ачачак. Авыл урамнарында юл ремонты бара, су башнясы төзекләндерелә. Михайловкадагы участок хастаханәсенең иске бинасын сүтеп, аның урынына балалар мәйданчыгы төзергә ниятлиләр.

Иске Карамалы авылында Фәррах чишмәсен чистарту, яңарту эшләре бара. Покровка һәм Түреш авылларында юл төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Вәрашбаш авылында юл төзекләндерү эшләре кайный. Республика программасы нигезендә һәм үзара салым акчасына 1 Май һәм Комсомол урамнарында ремонт эшләре бара. Иске Вәрәш тә Чишмә урамы һәм Мәктәп урамы юллары төзекләндерелә.

Олы Чакмакта авыл җирлеге ярдәме белән һәм халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына мәктәп коймалары яңартылган. Урамнарга светодиодлы лампалар да урнаштырганнар. Авылда балалар өчен уен мәйданчыгы төзү дә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев