Мөслим-информ

"Авыл утлары"на язылучыларны бүләк көтә

Мөслим матбугат үзәге "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына язылучылар арасында бүләк уйната.

Газетабызга ноябрь аенда язылучылар эшмәкәрләребез тәкъдим иткән саллы бүләкләрне алды. Декабрь аенда язылучыларны эшмәкәр Рузәл Минһаҗевтан почта тартмасы, Римма Рахмановадан сувенир, "Нептун" йөзү бассейнына сертификатлар, кинотеатрда бушлай кино карпу мөмкинлеге һ.б. бүләкләр көтә. Бүләк оту өчен киләсе яртыеллык өчен "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына язылу турында квитанциянең копиясен Мөслим матбугат үзәгенә юлларга кирәк.

Моннан тыш "ТАТМЕДИА" АҖ газеталарына язылучылар арасында телевизор уйнатыла. Телевизор һәм башка саллы бүләкләр оту өчен "ТАТМЕДИА"ның кимендә өч басмасына (шул исәптән "Авыл утлары"на) язылырга һәм квитанция копиясен 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 яки podpiska@tatmedia.ru адресы буенча җибәрергә кирәк.

Республика матбугатына язылу - 25 декабрьгә, "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына язылу 29 декабрьгә кадәр дәвам итә.

"ТАТМЕДИА" газета-журналлары:
ž"Авыл утлары"
ž"Комеш кынгырау"
ž"Туганайлар"
ž"Казанские ведомости"
ž"Шәhри Казан"
ž"Сувар"
ž"Мәдәни җомга"
ž"Сөембикә"
ž"Чаян"
ž"Идел"-"Идель"
ž"Мәгариф"
ž"Казанский медицинский журнал"
ž"Казань"
ž"Ялкын"
ž"Салават купере"
ž"Казан утлары"
ž"Мәйдан"
ž"Сәхнә"
ž"Татарстан"
ž"Безнең мирас"
ž"Сабантуй"
ž"Гаилә hәм мәктәп"
ž"Аргамак"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: