Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына ноябрь аенда язылучылар бүләк отты

Декабрь аена кадәр 2018 елның беренче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына язылучылар арасында бүләкләр уйнатырга вәгъдә иткән идек. Сүзебездә тордык.

Мөслим матбугат үзәге белән тыгыз элемтәдә эшләүче эшмәкәрләр һәм оешма-предприятиеләр тәкъдим иткән бүләкләрне отучылар белән таныштырабыз.

"Таттелеком" компаниясе тәкъдим иткән бүләкләргә Мари Бүләрдән Ленара Нуриева, Үрәзмәттән Әлфия Нәгыймова, Мөслимнән (Новая ур., 9) Венера Ишинбаева һәм К.Шәйхетдинов (адресы күрсәтелмәгән) лаек булды. Эшмәкәр Нәҗибә Батыршинадан картиналарны Яңа Карамалыдан Рәйсә Әһлиева (Садовая ур., 13) зур картина һәм ;

Мөслимнән Илалов (Бакча ур.,70) отты. Ташлыярдан М.Низамовка - конфет-шикәр савыты, Баланлыдан (Советская ур., 103) Алсу Маннановага - универсаль пычак, Михайловкадан Галина Светляковага копилка чыкты. Якташыбыз Фирая Сергееваның эксклюзив бүләкләрен Яңа Усыдан Н. Демидова белән Яңа Карамалыдан Җәннәт Зарипова (Бакча, 2) алып китәчәк. Кызыксындыру бүләкләренә Югары Табыннан Нияз Нуретдинов, Олы Чакмактан Әлфинур Шакирова, Метрәйдән Исрафил Димиев, Тойгелдедән Флүзә Ризванова (Набережная ур., 56), Иске Карамалыдан Алмаз Сәлахов (Кооператив ур., 52), Иске Вәрәштән Мохтәр Хафизов, Вәрәшбаштан Фәния Җиһангирова, Мәлләтамактан Зөһрә Гыймаева (Тукай ур., 38) һәм Илгиз Гайфуллин (адресы күрсәтелмәгән) лаек булды.

Декабрь аенда язылучылар арасында да бүләкләр уйнатачакбыз. Төп шарт: район газетасына ярты елга язылырга һәм квитанциянең копиясен Матбугат үзәгенә юлларга кирәк.

Моннан тыш "ТАТМЕДИА" АҖ газета-журналларына язылучылар тагын бер бүләк уйнатуда катнаша ала. Моның өчен "ТАТМЕДИА"ның кимендә өч басмасына язылырга һәм квитанцияне 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 яки podpiska@tatmedia.ru адресы буенча юлларга кирәк. Иң зур бүләк - телевизор!

Республика матбугатына язылу - 25 декабрьгә, "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына язылу 29 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X