Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Авыл утлары" газетасы иң матур ихата хуҗаларын эзли

Хәтерегездә булса, узган ел "Авыл утлары" газетасы битләрендә әнә шундый исем астында фоторәсемнәр бирә башлаган идек. Чәчәкләр һәм төрле декоратив үсемлекләр белән бакчаларын, ихаталарын, хәтта капка төпләрен бизәүче райондашларыбызның артуы сөендерә. Оешма-предпиятиеләр террриториясен, кибет алларын чәчәк-гөлләргә күмүчеләр дә күп.

Авыл җирлекләрендә "Иң матур йорт", "Иң матур бакча", "Гөлбакчалы йорт" һәм башка төрле исемнәр белән конкурслар үткәрү дә традициягә керде. Гүзәллек яратучылар тудырган әлеге матурлыкка бергәләп соклану өчен, без быел да газетабыз битләрендә фоторәсемнәр биреп барырга булдык.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Үзегезнең яки күрше-тирәләрегезнең шау чәчәктә утырган яки үзенчәлекле итеп бизәлгән бакчаларын, фотога төшереп, "Авыл утлары" газетасына юллагыз. Фотоларны muslimau@rambler.ru электрон адресы аша җибәрергә дә мөмкин. Искиткеч бакча үстерүчеләр турында мәгълүматлар язарга да онытмагыз. Әйдәгез, гүзәллек иленә бергәләп сәяхәт итик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев