Мослим

Авыл мәктәпләрендә программа нигезендә капиталь ремонт эшләре бара

Авыл мәктәпләрендә программа нигезендә капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә Әмәкәй, Үрәзмәт, Тат.Бүләр мәктәпләрендә "Шах" җәмгыяте эшчеләре хезмәт куя. Аерым тукталсак, Әмәкәй мәктәбенең түбәсе ябылып, алгы өлеше эшләнеп беткән. Электр чыбыклары тулысынча алыштырылып, мәктәпкә энергия саклаучы яктырткычлар куелган, бәдрәф бүлмәсе эшләнгән, сыйныф ишекләре алыштырылган, пластик тәрәзәләр кую да төгәлләнү...

Үрәзмәт мәктәбендә дә ремонт эше кызу темплар белән бара. Элеккеге контора бинасына балалар бакчасы белән мәктәпне урнаштыру күздә тотыла. Мәктәпкә пластик тәрәзәләр куелып, тәрәзә откослары да ясалган, түбә ябылган. Без барганда эшчеләр эчке эшләрне башкара иделәр. Ремонт барышы канәгатлек тудыра. Шуңа да карамастан, коллективның моңа артык сөенәсе килми.

Моңа кадәр 9 еллык булып йөргән мәктәп яңа уку елыннан башлангыч мәктәпкә каласы билгеле булды. 29 укучыга белем биргән 13 укытучы эшсез калабыз дип борчылса, әти-әниләр исә күрше авыл мәктәбенә балаларын йөреп укытуга каршы булуларын белдерде.

Тат.Бүләр мәктәбендә дә булдык. Бүген биредә 56 бала белем ала. Исәнсеф, Сикия, Үрәзмәт, Иске Сәет, Тат.Бүләр авылларыннан да шушында килеп укыйлар. Бер түбә астында балалар бакчасы белән фелдшер-акушерлык пункты да үз эшчәнлеген алып бара. Капиталь ремонт эше барышында беренче катта электр чыбыклары алыштырылып, икенче катта да шушындый ук эш башланып киткән. Мәктәпнең керү өлеше, фасады ясалды, җылылык системасы яңартыла. Иң күләмле эш мәктәпнең спортзалында эшләнгән - идән җәелгән, залга 20 данә светодиодлы яктырткычлар куелган,бүгенге көндә спортзал түшәме эшләнә, мәктәпнең беренче катында плитә түшәлеп килә. Кызлар һәм малайлар өчен аерым юыну, киенү-чишенү бүлмәләре, санузел эшләнгән. Класс ишекләре алыштырылган. Коридорларда асылмалы түшәмнәр эшләнәчәк Узган ел мәктәпнең түбәсе ябылып, тәрәзәләре алыштырылган булса, балалар бакчасында бәдрәф эшләнгән, электр системасы яңартылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: