Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл клубларында - су кертелә, Мөслимдә - сәхнә яңартыла

Татарстан Республикасы Президенты программасы нигезендә бүген районыбызда күпме объектлар яңа сулыш ала. Шулар арасында мәдәният учакларының булуы аеруча игътибарга лаек.

Бу - мәдәният хезмәткәрләренә уңайлы эш урыны, мәдәни тормышка якын булган, сәләтле, дәртле яшьләргә, балаларга, гомумән, авыл халкына талантларны ачар өчен, эштән соң күңелле ял итү өчен зур мөмкинлек, дигән сүз. Бүгенге көндә республика программасы кысаларында Баек һәм Югары Табын авыллары мәдәният йортларында ремонт эшләре бара. Төзекләндерү эшләрен "Строймус" һәм Яр Чаллыдагы "Перфекстрой" җәмгыяте төзүчеләре башкара.

Югары Табын мәдәният йорты да шактый үзгәрешләр кичерә. Бинага су кертелү үзе могҗиза, димәк, халыкка да, мәдәният хезмәткәрләренә дә уңайлыклар тудырылачак.

Бүген биредә эш төгәлләнү алдында: түбә ябылган, түшәм-идәннәр, тәрәзәләр алы штырылган, җылыту системасы каралган.

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортының сәхнә өлеше, шуңа караган экран һәм ут җайланмалары да заманча үзгәртелә. "Омегастрой" җәмгыяте эшчеләре, сәхнә өслеге тигезлеген максимум тәэмин итеп, аның өстенә хореографик ленолиум җәячәкләр. Сәхнә лампалары светодиодный дип аталучы энергия саклаучы һәм кызмавы белән дә өстен булган лампаларга алыштырыла. Яктырту, электр белән бәйле эшләрне башкаладан килгән "Автопроб" җәмгыяте белгечләре башкарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев