Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Авыл клублары" республика программасы нигезендә соңгы елларда Мөслимдә 3 клуб төзелгән

Җирлегебездә Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты, 25 авыл мәдәният йорты, 24 авыл клубы, сәнгать мәктәбе, 32 филиалы һәм үзәк балалар китапханәсе булган үзәкләштерелгән китапханә эшли. Аларда барлыгы 281 кеше хезмәт куя, шуларның 196сы - мәдәният хезмәткәрләре.

Соңгы елларда "Авыл клублары" республика программасы нигезендә Үрәзмәт авылында 300 урынлы (11,9 млн сум), Рус Шуганда 200 урынлы (11,2 млн сум), Мари Бүләрдә 100 урынлы (19,2 млн сум) күпфункцияле үзәкләр төзелде. Быел Мәлләтамак авылында шундый үзәк (200 урынлы, 11 млн сум) файдалануга тапшырылачак. Былтыр иганәче ярдәме белән Елгабаш авылында күпфункцияле үзәк (17 млн сум) сафка басты.

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты, туган якны өйрәнү музее, үзәкләштерелгән китапханә реконструкцияләнде (58,5 млн сум һәм 10 млн сум). Крәш. Шуран авыл мәдәният йортында 1,8 млн сумлык, Ташлыяр л мәдәният йортында 2,3 млн сумлык тулы капиталь ремонт үтте, быел Иске Карамалы авыл мәдәният йорты да капиталь ремонт кичерде (4,4 млн сум) . Әмәкәй авыл мәдәният йортына өлешчә ремонт ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев