Мөслим-информ

Авыл җирлекләре арасында смотр-конкурсы старт ала

т 2 февральдән авыл җирлекләре арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "ЯШьнәп яшә, җырлы халкым!" дип исемләнгән район смотр-конкурсы старт алачак.

Авыл җирлекләре үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның

"Яшьнәп яшә, җырлы халкым!"

исемле район смотр-конкурсын үткәрү

н и г е з л ә м ә с е

Конкурсның максаты:

-Халкыбызның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, милли мәдәниятебезне үстерү; яңа талантларны барлау, сәхнә культурасына өйрәтү; мәдәният учакларына тамашачыны тарту;

Конкурсның шарты:

- конкурста 18 яшьтән югары һәркем катнаша ала;

Номинацияләр:

Вокал, юмор - сатира, хореография,ансамбльләр, конферансье.

Җиңүчеләрне билгеләү критерийлары: башкару осталыгы, сәхнә культурасы, сәхнә киеме, музыкаль бизәлеш, җитәкчеләренең катнашуы, күмәк номерлар.

Конкурста катнашучы иҗат коллективлары арасыннан иң яхшы дип табылган коллективларга 1,2,3 нче урыннар бирелеп, район мәдәният бүлегенең мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләкләре тапшырыла.

Яхшы чыгыш ясаучы 3 коллективка кызыксындыру бүләкләре бирелә.

Конкурста катнашучы коллективлар арасыннан яхшы дип табылган аерым номерлар район мәдәният йортында 23 мартта узачак Гала-концертта чыгыш ясаячак.

Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Яшьнәп яшә, җырлы халкым!"

исемле район конкурсын үткәрү

г р а ф и г ы

Авыл җирлеге исеме

Үткәрү вакыты

1

Метрәй

02.02.17

2

Үрәзмәт

06.02.17

3

Әмәкәй

10.02.17

4

Иске Карамалы

13.02.17

5

Кряш Шуран

16.02.17

6

Мелля Тамак

17.02.17

7

Олы Чакмак

21.02.17

9

Симәк

24.02.17

10

Вәрәшбаш

27.02.17

11

Яңа Усы

28.02.17

12

Түбән Табын

02.03.17

13

Баланны

03.03.17

14

Баек

15.03.17

15

Октябрь

16.03.17

16

Исәнсеф

17.03.17

17

Михайловка, Рус.Шуган

20.03.17

18

Тойгельде

21.03.17

Нигезләмәнең тулы эчтәлеген муниципаль оешмалар порталында түбәндәге сылтамага кереп укый аласыз: http://muslumovo.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/tape/и

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: