Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл җирлекләре арасында ХХVII кышкы спартакиада 18 февральдә башлана

Авыл җирлекләре арасында спартакиада ярышлары башлана. 18 февраль көнне 9.00 сәгатьтә Әмәкәй, Күбәк, Рус Шуган, Вәрәшбаш авыллары мәктәпләре спорт залларында спартакиаданы ачу тантанасы һәм җирлектә милли көрәш, канат тартышу, армспорт, волейбол, шахмат-шашка ярышлары узачак.

25 февраль көнне - авыл җирлекләре арасында финал ярышлары. Һәр зонадан бер команда катнаша. Бу ярышларны ачу 9.00 сәгатьтә гимназия спорт залында була.

Спартакиаданың финал ярышларын ачу да 25 февраль көнне "Яшьлек" спорт комплексында узачак. Бу көнне гимназия һәм Г. Тукай исемендәге мәктәп спорт залларында волейбол уйнаячаклар. Шорт-трек, милли көрәш,баскетбол, шахмат-шашка, армспорт һәм бадминтон, канат тартышу ярышлары - гимназиядә, биатлон - "Яшьлек" спорт комплексында, йөзү ярышлары бассейнда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев