Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы тармагы өчен 2016 ел отышлы булдымы?

Узып баручы ел авыл хуҗалыгы тармагына матур сәхифәләр белән кереп калды. Игенчелектә, 13 мең гектардан артык ташландык җирләр эшкәртелеп, чәчү әйләнешенә кертелде. Бөртеклеләр клинендә уҗым культураларының мәйданы артып, 36 мең гектарга җитте. * Ел дәвамында 186 млн сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. * 13 терлек торагына капиталь ремонт үткәрелде....

Узып баручы ел авыл хуҗалыгы тармагына матур сәхифәләр белән кереп калды. Игенчелектә, 13 мең гектардан артык ташландык җирләр эшкәртелеп, чәчү әйләнешенә кертелде. Бөртеклеләр клинендә уҗым культураларының мәйданы артып, 36 мең гектарга җитте. * Ел дәвамында 186 млн сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. * 13 терлек торагына капиталь ремонт үткәрелде. Бу максатка тотылган инвестиция күләме 37 млн сум тәшкил итте. * Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлек санын ишәйтү, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү күләмен арттыру максатында 2016 елда төрле юнәлешләрдән субсидияләр бирелде. Сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзү өчен 18 райондашыбыз 3 млн 300 мең сум күләмендә субсидия алды. Шул ук вакытта чебиләр алу өчен 95 кешегә - 435 мең сум, өч яшьтән зуррак бияләргә терлек азыгы алу өчен 81 кешегә - 393 мең, ветеринария чаралары үткәрүгә киткән чыгымнарны каплау өчен 414 кешегә 124,2 мең сум субсидия кайтты. 16 райондашыбызга саву аппараты өчен 103 мең сум субсидия бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев