Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Хуҗин чәчү кампаниясенә йомгак ясады (ӘҢГӘМӘ)

Районда язгы-кыр эшләре төгәлләнде. Бүгенге көндә корткыч бөҗәкләргә, чүп үләннәренә каршы көрәш, тишелеп чыккан үсентеләрне ашлау бара. Авыл хуҗалыгы формированиеләре кыр эшләре кампаниясен ничек үткәрде, нәтиҗәләр нинди? Әлеге сорауларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Хуҗин җавап бирә.

- Альберт Робертович, игенчелектә югары уңыш алу серләре нәрсәләргә бәйле һәм быелгы елда районыбызда бу юнәлештә нинди эшләр башкарылды?

- Югары уңыш алу берничә факторга бәйле:чәчүлек материал, чәчү вакытын төгәл үтәү һәм сыйфатлы итеп башкару, булачак уңышны формалаштыру. Быел район хуҗалыкларында бөртекле культураларны яңарту максатында 820 тонна югары репродукцияле орлык алынды. Моның өчен 9 млн сумнан артык финанс тотылды. "Исламов" КФХ да - 300 тонна, "Туган як" агрофирмасында - 200, "Намус" агрофирмасында - 200, "Авзалов" КФХ да - 20, "Әюпов" КФХ да - 70, "Нуретдинов" КФХ да 30 тонна чәчүлек орлык яңартылды. Элиталы орлыклар федераль һәм республика бюджетлары аша субсидияләнә. Массовый репродукцияле орлыкларга караганда элиталы сортлар уңышны гектарыннан 15 цетнерга артыграк бирә. Быел орлыкларны инкрустацияләп чәчүгә дә зур игътибар бирелде. "Биотехнологияләр инженерлык үзәге" тәҗрибәсен куллану максатында, составында үсешкә этәргеч бирүче биологик препаратлар кайтарылды. Әлеге эксперимент кулланылган чәчүлек мәйданнары район буенча 16000 га тәшкил итә, "Органик групп" җәмгыятендә, "Туган як" агрофирмасында, "Исламов", "Авзалов" КФХ да һәм вак фермер хуҗалыкларында 8400-600 гектар исәпләнә. Орлыкларны сыйфатлы итеп агулау өчен "Биотехнологияләр инженерлык үзәге" ПС-18 маркалы яңа агрегат алды. Әлеге агрегат "Органик групп" җәмгыяте хуҗалыкларына хезмәт итте.

- Авыл хуҗалыгы подразделениеләрендә кыр эшләре нинди шартларда үтте?

- Быел һава торышы язгы культураларны чәчү срогының шактый сузылуына китерде. Иртә чәчелгән мәйданнарда игеннәр яхшы үсеш алды, чәчүне иртә срокта төгәлләүчеләр күпкә ота, әлбәттә. "Намус" агрофирмасы чәчүне 15 майга төгәлләде. Агрофирмада 5100 га шикәр чөгендере, 725 га люпин, 800 га язгы бодай чәчелде. Агрофирма 10 берәмлек "Джон Дир" чит ил тракторы, 6 берәмлек "МТЗ-1221", 2 чәчү комплексы, 6 берәмлек чөгендер чәчкече, 3 берәмлек үзйөрешле сиптергеч, шулай ук җир эшкәртү техникасы сатып алды. Хуҗалыкта машина-техника паркын яңарту өчен генә дә 500 млн сумлык финанс чыгымнары тотылды. Һәр көнне 1000 га эш башкарылды.

"Туган як" агрофирмасында заманча яңа техникалар сатып алу, ике сменалы эш оештыру, көнбагыш һәм кукуруза чәчүдә бригада алымын куллану, чәчү эшләрен кулай вакытта башкарып чыгарга ярдәм итте. Агрофирма быел "К-744", 2 берәмлек "МТЗ-1221" тракторы, 3 берәмлек тырма һәм туфрак эшкәртү агрегатлары алды. Техника яңарту өчен 20 млн сумнан артык финанс сарыф ителде. Чәчү кампаниясен "Органик групп" җәмгыяте, "Исламов", "Авзалов", "Әюпов", "Нуретдинов" крестьян-фермер хуҗалыклары, аграр көллият филиалы да уңышлы башкарып чыкты.

- Альберт Робертович, ашламалар белән тәэмин ителеш ни дәрәҗәдә? Җирләрнең уңдырышлылыгын арттыруда яңа культуралар да чәчелә, дип беләбез.

- Минераль ашламалар белән тәэмин ителеш 7480 тонна тәшкил итте. Бу - чәчүлек мәйданның бер гектарына тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә уртача 66,4 кг ашлама туры килә, дигән сүз. Узган ел бу күрсәткеч 33,2 кг гына иде. "Туган як" агрофирмасында һәр гектарга - 55 кг, "Намус" та - 210, "Исламов" та - 40, "Авзалов" та - 35, "Нуретдинов" һәм "Әюпов" КФХ да, "Органик групп" җәмгыятендә 30 ар кг ашлама туры килде. Ашламаларны оптималь срокларда кертү дә мөһим. Хуҗалыкларда төрле заманча агрегатлар кулланылды. "Туган як" та ашламаны "УАЗ Патриот" машинасына көйләнгән "Амазон" агрегаты белән керттеләр, "Намус" та авиация техникасы һәм өч "Амазон" агрегаты кулланылды. "Органик групп" җәмгыятендә "Роса" һәм "Туман" агрегатлары файдаланылды. Шулай итеп чәчүлекләрне тукландыру үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылды, бүген нәтиҗәсе кырларыбызда ачык күренә.

Биологизацияләү, ягъни сидератлар чәчү, күпьеллык үләннәр белән эшләү, саламны ваклау җирләрнең уңдырышлылыгын күтәрүдә, тфрак структурасын яхшыртуда мөһим роль уйный. Быел 5560 га мәйданда сидерат культуралар чәчеләчәк. Елдан-ел бәяләре артып торучы минераль ашламаларны алыштыручы сидераль культураларга һәркем йөз белән борылырга тиеш.

- Яңгырлардан соң, көннәр җылыну белән игеннәр генә түгел, чүп үләннәре үсеп китәчәк. Чүп үләннәренә каршы көрәш буенча хуҗалыкларда эш ничек оештырылган?

- Бүгенге көндә күп хуҗалыкларда уҗым культураларын эшкәртү төгәлләнеп килә. Кайбер хуҗалыклар инде сабан культураларын чүп үләннәренә каршы эшкәртә башлады. Районыбызның барлык авыл хуҗалыгы формированиеләре кирәкле техникалар белән тәэмин ителгән, техника җитешмәгән хуҗалыкларда махсус оешмалар җәлеп ителә. "Биотехнологияләр инженерлык үзәге" белән төзелгән килешү нигезендә алынган "Туман-2" агрегаты "Органик групп" җәмгыяте хуҗалыкларында чәчүлекләрне гербицид белән эшкәртә. Чүп үләннәренә каршы эшкәрткәндә үсемлекләрнең үсешен тәэмин итүче микроашламалар куллану мәҗбүри таләп булып тора. Ә быелгы кебек дымлы-явымлы һава торышында "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" белгечләре, игеннәрнең зарарлану дәрәҗәсенә карап, биологик һәм химик фунгицидлар кулланырга киңәш итә.

- Быел районыбыз кырларында көнбагыш, рапс мәйданнары шактый артты, чөгендер чәчелде. Чәчү әйләнешенә әлеге төр культураларны кертүнең максаты нидә?

- Һәр тармак хуҗалык эшчәнлеген алып барганда экономик нәтиҗәлелекне, чыгымнарны каплауны максат итеп куя. Авыл хуҗалыгының игенчелек тармагында маржиналь культуралар чәчү дә шушы максатны күздә тота. Район буенча маржиналь культуралар 9100 га да чәчелде, бу барлык мәйданның 11 процентын тәшкил итә. "Намус" агрофирмасында чөгендер чәчүлекләре зур мәйдан алып тора. "Органик групп" та - 1000 га кукуруз һәм 2000 га рапс, "Туган як" та - 300 га көнбагыш, 100 га кукуруз, "Нуретдинов" фермер хуҗалыгында 1000 га көнбагыш чәчелде.

Шул рәвешле, ел уңышына ныклы нигез салынды. Алга таба игеннәрне тәрбияләп үстерү бурычы тора. Бүгенге көндә һәр басуда корткыч бөҗәкләргә, чүп үләннәренә каршы көрәш башланырга тиеш, игеннәрне тукландыруны дәвам итү кирәк. Мин барлык авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә, ел уңышына нигез салуда хезмәт куйган механизаторларга тирән рәхмәтемне җиткерәм һәм алда торган бурычларны хәл итүдә дә бергәләп матур нәтиҗәләргә ирешербез, дип ышанам.

Әңгәмәдәш - Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев