Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы исәбен алуга ничек әзерләнәсе?

Билгеле булганча, 2016 елның 1 июлендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланачак. Ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә исәпкә алучылар йорттан-йортка йөреп сораштыру уздырачак һәм тиешле бланклар тутырачак. Бланкларны бакчачыларга, шәхси хуҗалык тотучыларга, крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси эшкуарларга, авыл хуҗалыгы предприятиеләре тутырырга туры киләчәк. Исәпкә алу барышында бланклардагы авыр...

Билгеле булганча, 2016 елның 1 июлендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланачак. Ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә исәпкә алучылар йорттан-йортка йөреп сораштыру уздырачак һәм тиешле бланклар тутырачак. Бланкларны бакчачыларга, шәхси хуҗалык тотучыларга, крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси эшкуарларга, авыл хуҗалыгы предприятиеләре тутырырга туры киләчәк.


Исәпкә алу барышында бланклардагы авыр булмаган берничә сорауга җавап бирергә тәкъдим ителә. Ләкин Татарстан статистика бүлеге кайбер сорауларга җавапларны алдан әзерләп кую яхшы булыр дип киңәш итә. Мәсәлән, җир биләмәләрегезнең гомуми мәйданын, шул исәптән җир пайлары булса, басуда яки хуҗалыктан читтә урнашкан кулланышта булган участокларыгызның, өй янындагы бакчаның да мәйданнарын белеп тору исәпкә алу вакытын күпмедер тизләтәчәк. Шулай ук авыл хуҗалыгы культураларын чәчсәгез, аларның төрләрен дә санап чыгарга һәм кайсы культура күпме мәйданны биләвен дә әйтергә туры киләчәк. Ә бакчасы булган кешеләргә күпме җимеш агачы, куагы утыртылганын, җиләк-җимеш бакчасының мәйданын (виноград бакчасының, күпьеллык культураларның төрләре һәм утыртылу мәйданнарын) санап китү авырлык тудырмаячак. Хуҗалыкта терлек һәм кош асраучыларга да аерым сораулар булачак: алардан мал-туарның, кош-кортның баш санын, булса куяннарның, кыйммәтле мехлы җәнлекләрнең исәбен дә алачаклар. Бал корты тотучылардан исә умарта санын да сораячаклар.

Хуҗалыклар исәп алуга әле һаман да шикләнеп карый, дип белдерә белгечләр. Әмма исәпкә алуның бернинди куркынычы да юк: хуҗалыклар биргән мәгълүматлар берсе дә читкә таралмаячак, җаваплар язылган бланкларда бернинди фамилияләр күрсәтелмәячәк, соңыннан бөтен бланклар да юк ителәчәк. Шул уңайдан Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы искәртеп уза: исәпкә алу бланкларында күрсәтелгән мәгълүмат конфиденциаль санала, аның таралуы һәм чит кешеләргә сөйләнелүе закон тарафыннан тыелган. Ә исәпкә алу дәвамында күрсәтелгән мәгълүматлар нәтиҗәдә бары тик җыелма мәгълүмат туплау өчен генә кулланачак.

Исәпкә алу вакытында кайнар линиядә эшлиячәк, барлык сораулар белэн әлеге телефон номерларына шалтыратып борчыган сорауларыгызны бирә аласыз 8-800-707-2016 һәм (843) 292-86-02 8 дән 18 сәгатькә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев