Реклама
9 апрель көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минитсрлыгы вәкилләре район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде. Министрлыкның механикалаштыру, игенчелек һәм фән бүлеге белгечләре көн дәвамында авыл хуҗалыгы формированиеләренең эшләр торышы белән танышты.
Нәтиҗәдә, "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгы, максималь 40 балл җыеп, беренче урынга лаек булды. Барлыгы 38 балл туплап, "Туган як" агрофирмасы икенче урынга чыкты. Өченче урынны "Органикгрупп" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасы "Үрәзмәт" бүлекчәсе һәм "Ык" агрофирмасы "Үрәзмәт" бүлекчәләре бүлеште.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз