Мөслим-информ

Авыл хуҗалыгы формированиеләрен конкурста катнашырга чакыралар

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларга Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга булышлык" һәм "2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" ведомство программаларында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс игълан итте. Заявкалар 2017 нче елның 2 августыннан 31 августка кадәр кабул ителә.

Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турындагы мәгълүмат ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының agro.tatarstan.ru рәсми сайтында "Фермерларга, авыл хуҗалыгы коопертивларына грантлар һәм ЛПХларга субсидияләр" бүлегендә бирелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: