Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы белгечләре киңәште

Якшәмбе көнне "Органик Групп"-"Урожай" җәмгыятенең "Мәгариф" бүлекчәсендә терлекчелектә беренче квартал йомгакларын анализлау буенча район активы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында семинар-киңәшмә үтте. Аны район башлыгы Рамил Муллин алып барды.

Практик өлештә савым сыерларында маститны ачыклау һәм дәвалау юллары күрсәтелде. Үрчем алу һәм аның сакланышын тәэмин итү, ветеринария-профилактика чараларын үткәрү юнәлешендә башкарыласы эшләр тәгаенләнде. Актаныш районы ветеринария лабораториясе директоры Р. Хадиев малларны ашатуга, терлек азыгына лаборатор анализ үткәрү юлы белән аларның үзләштерүчәнлеген арттыруга системалы якын килү юллары турында сөйләде. Малларның продукт бирүчәнлеген арттыруда аксымлы-витаминлы өстәмәләр һәм углеводлар куллануның өстенлекләрен бәян итте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мизхәт Нәбиев беренче квартал нәтиҗәләре белән таныштырды. Кошчылык тармагындагы күрсәткечләр ит җитештерүдә берникадәр уңай нәтиҗәләргә китергән. Ә мөгезле эре терлек ите һәм сөт җитештерүдәге күрсәткечләр узган елгыдан шактый түбән. Монда терлекләрнең баш саны ким булу да, башка сәбәпләр дә тискәре йогынты ясый, диде Мизхәт Мирхатыйпович. Якындагы ике айда әлеге тармакта хәлне төзәтү буенча агрофирмалар һәм хуҗалык җитәкчеләре алдына конкрет бурычлар куелды. Кышлатуны уңышлы төгәлләү һәм алга куелган бурычларны үтәүгә контрольлек итү өчен районда оператив штаб төзелде. Район башлыгы урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчесе һәм район активы, даими урыннарга чыгып, терлекчелк тармагында эшләр торышын җайга салу һәм продукция җитештерүне арттыру максатында чаралар күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев