Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы

"Сөт иле" компаниясе составындагы хуҗалыкларда бүген "үзгәртеп кору" бара. Узган җәйдә компания җитәкчелеге "Урожай" һәм "Ык" агрофирмаларында эшне оештыруда, продукция алуны арттыруда ярдәм итү өчен немец Райнхарт Мацулланы китерде. Райнхарт киләчәктә сыерларның продуктлылыгын 16 кг га җиткерергә вәгъдә итә. Малларны диспансерлаштыру да шул максаттан эшләнде. Диспансерлаштыруны терлекләрне яшьләренә, сәламәтлекләренә карап...

"Сөт иле" компаниясе составындагы хуҗалыкларда бүген "үзгәртеп кору" бара. Узган җәйдә компания җитәкчелеге "Урожай" һәм "Ык" агрофирмаларында эшне оештыруда, продукция алуны арттыруда ярдәм итү өчен немец Райнхарт Мацулланы китерде. Райнхарт киләчәктә сыерларның продуктлылыгын 16 кг га җиткерергә вәгъдә итә. Малларны диспансерлаштыру да шул максаттан эшләнде.

Диспансерлаштыруны терлекләрне яшьләренә, сәламәтлекләренә карап аеру дип аңларга кирәк. "Урожай" агрофирмасының "Мәгариф" бүлекчәсенә сәламәт савым сыерлары туплана. "Яңа Сәет" бүлекчәсендә тана тәрбияләнәчәк. "Үрәзмәт" хуҗалыгында терлекләрне дәвалау барачак. Һәр хуҗалык эшне бер юнәлештә генә алып барачак, дигән сүз. Белгечләр әйтүенчә, бу, үз чиратында, специальләшергә һәм шуңа бәйле продукция алуны да арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

"Урожай" агрофирмасы оешканнан бирле төп игътибар нигездә "Мәгариф" хуҗалыгына - Елгабаш сөтчелек комплексына юнәлтелсә дә, хуҗалык продукция алу белән әллә ни мактана алмады. Бүген дә әлегә үсеш-үзгәреш сизелми кебек. "Мәгариф" бүлекчәсендә 800 баштан артыграк савым сыеры тупланган. Малларның бозаулау чоры. Үрчем алу начар түгел, ди белгечләр. Ел башыннан 49 бозау туган. Ай уртасы гына әле. Бозау алу икеләтә артырга мөмкин. Иң мөһиме - аларның баш санын саклап калу. Үрчем алу әйбәт булгач, сөт тә артырга тиеш, югыйсә. Тик әлегә һәр сыердан 4,3 килограмм гына продукция алына. Терлекчеләрнең сүзләренә караганда, ашату да начар түгел. Шулай да продукция алуның түбән булуын хуҗалык җитәкчесе Илсур Галиев аңлата алмады. Шунысы бар: хуҗалыкта азыкны шикәр белән баету максатында кулланылучы ферментлаштыру оештырылмаган. Акбур кайткан анысы, тик азыкны баету максатында өстәмәләр, витаминнар бирелми. Малларга азыкны турап, ваклатып бирүче "Делаваль" җайланмаларының да пычаклары юк, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. Күрәсең, болар барысы да сөт алуга турыдан-туры тәэсир итәдер. Немец белгечләре продукция алуны 3-5 елда арттырырга вәгъдә итә. Биш ел артык күп вакыт түгел дә соң. Ләкин продукция алуда бүгеннән үк алга китеш булмаса, терлекчеләрнең хезмәт хакы да артмаячак, хуҗалыкларның финанс хәле дә яхшыга үзгәрмәячәк. Безне бит, ни дисәң дә, ахыргы нәтиҗә кызыксындыра.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев