Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл халкын ни борчый?

Билгеле булганча, кыш айларында авыл җирлекләрендә отчет сессияләре узды. Сессияләрдә район башлыгы Рамил Муллин, тармак җитәкчеләре, авыл халкы катнашты. Сөйләшү барыныда җирлектә башкарылган эшләр, хәл ителәсе мәсьәләләр телгә алынды.

Әмәкәйлеләр битараф түгел

Әмәкәй авыл җирлеге халкы каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүгә бәйле проблеманы күтәргән иде. "Махсус килгән машинага каты көнкүреш калдыкларын чыгарабыз. Ләкин мал тиресен кая түгәргә?", - дип сорады алар. Сорауга район "Яшелләндерү һәм төзекләндерү" унитар предприятиесе җитәкчесе Илдар Шәмсетдиновның җавабын китерәбез: "Тиресне чүп түгүче махсус машинага чыгару реаль эш түгел. Ә менә әлеге калдыкны ашлама буларак бакчага чыгарсагыз, үзегез өчен дә файдалы булыр иде". Авыл халкы янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен депоны җылыту һәм янгын куркынычсызлыгы буенча авылда, ярты штатка булса да, эш урыны булдырырга, дип мөрәҗәгать иткән иде. Сессия барышында авыл җирлеге башлыгы Ильяс Миңнеразыевка һәм "Ык" агрофирмасы җитәкчесе Атлас Гайнетдиновка үзара салым акчасыннан әлеге төр чыгым өчен финанс средстволары бүлеп бирергә һәм җылытылучы бүлмә табарга, дигән бурыч куелды. Язгы чәчүгә дә санаулы гына көннәр калып килә. Авыл кешесе, билгеле, бу кампаниянең тиешенчә үтүен һәм көзен мул уңыш булуын тели. Шуны күздә тотып, алар агрофирма җитәкчелегенә комбайннарны катгый контрольгә алырга, чәчү һәм урып-җыю вакытында басуда эшләүче техника хәрәкәт тизлеген арттырмасын, дип сорады. Әмәкәй авылы клубы капиталь ремонтка мохтаҗ. Авыл халкы бу мәсьәләдә дә борчылуын белдерде. Җирлек башлыгы Ильяс Миңнеразыев сүзләренчә, дәүләт программасы буенча быел Иске Карамалы мәдәният йортына капиталь ремонт ясалачак. Киләчәктә безгә дә чират җитәр, дип ышандырды ул.

Баланлылылар авылның киләчәген кайгырта

Баланлы авыл җирлегендә яшәүчеләр "Мөслим" агрофирмасының пай җирләре өчен халыкка тиешле ашлык бирмәвенә зарын белдерде. Билгеле, әлеге җирләр өчен салым да түләнмәгән. Балаланлылар мәсьәләне хәл итү өчен агрофирма җитәкчелеге белән очрашырга теләвен әйтте. Очрашуның көне һәм вакыты газетабыз битләрендә урын алачак. Чираттагы сорау фельдшер-акушерлык пунктында стационар телефон булмауга бәйле иде. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Минхат Сәфәров сорауга болай дип җавап бирде: "Әлегә финанс хәле биредә телефон кертергә мөмкинлек бирми. Ләкин авыл фельдшеры һәрвакыт элемтәдә. ФАП ишегенә аның телефон номеры эленгән. Бу мәсьәләдә авыл халкын үзара аңлашып эшләргә чакырабыз". Моннан тыш, баланлылылар авыл кешеләре көче белән мәчет салу эшен башларга, дигән теләген белдерде. Район башлыгы Рамил Муллин бу эштә ярдәм итәрдәй спонсорлар табарга киңәш итте.

Шуганкалылар урам юлларының начар хәлдә булуы өчен борчыла. "Узган ел үзара салым акчасына Яшьләр урамына гравий салынган булса, быел бу эш Центральная урамында да башкарылачак",- диде авыл җирлеге башлыгы Фатыйх Сафин. Илебез быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы ала. Тик авыл һәйкәле бүген ташландык мәдәният йорты ишегалдында урнашкан. Халык мөрәҗәгатен искә алып, мәктәп тирәсендә дә яу кырында ятып калганнар истәлегенә һәйкәл булдыру бурычы куелды.

Баекта бар да яхшы

Баек авыл җирлегендә узган отчет сессиясендә әллә ни зур проблемалар күтәрелмәде кебек. Моны җирлектә авыл халкының гозер-үтенече вакытында канәгатьләндерелә, дип аңларга кирәк. Юкса, халык очрашуда сүзсез утырмас иде. Шулай да баеклылар мәдәният йортына ремонт кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.

Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев