Мөслим-информ

Авыл халкы мәдәнияткә гашыйк: сәхнә тота, китап укый

Авыл мәдәният йортлары халыкка төрле мәдәни чаралар тәкъдим итә.

Баланлы авылы мәдәният йортында "Балкыш" үзешчән театр коллективы Резеда Хөсәенованың "Табылдык" исемле моңсу комедиясен сәхнәгә куйды. Дусай мәдәният йорты да авылдашларын спектакль белән сөендерле. Авылның "Нур" үзешчән театры Әхәт Гаффарның "Чит хатын" спектаклен сәхнәләштерде. Метрәй авыл китапханәчесе, шагыйрь Әхмәт Ерикәйнең тууына 115 ел тулуга багышлап, укучылар өчен мәгълүмат сәгате үткәрде. Әмәкәй авылы китапханәчесе балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗановның туган көне уңаеннан шагыйрьнең китапларына күзәтү ясады. Ташъелга авылы клубында исә кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: