Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл эшмәкәрләрен ни борчый? (АЧЫК СӨЙЛӘШҮ)

Бу тормышта һәрберебез көндәлек проблемалар белән очрашып тора. Аның үз көчең белән генә чишә алмастайлары да бар, билгеле. Кемдер авырлык килсә, дусларына, туганнарына таяна, кемдер ярдәмне читтән эзли. Яңа гына шәхси эшен башлаучылар да, эшмәкәрлектә шактый тәҗрибә туплаучылар да сорау белән кемгә мөрәҗәгать итәргә, проблемасы белән кая барып бәрелергә белми....

- Без бүген җирле эшмәкәрләрне борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшү һәм аларны чишү юлларын эзләү максаты белән җыйналдык. Бәлки аларның район дәрәҗәсендә хәл ителердәйләре дә бардыр. Республика, ил күләмендә чишелеш сораучы проблемалар да юк түгел. Шуңа күрә ачыктан-ачык сөйләшик. Сезне ишетми калмаслар, - диде Иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов. Хактан да беркемнең дә кәсәсе буш түгел икән. Метрәй авылындагы ташландык торакларны яңартып, гаилә фермасы төзегән Рәшит Миңнегалиевнең 100 баш терлеккә исәпләнгән яңа торак салуда булган исәбе. Проект-смета документларын да эшләткән, инде төзелеш материалларын да алып кайта башлаган. Эшмәкәрләргә ярдәм программасына кереп, финанс ярдәме алырга өметләнгән дә, фермерның счетында 4 млн 800 мең сум акча булырга тиеш, дигән җавап алган. - Андый акчам булса, бәлки ярдәм дә сорап тормаган булыр идем. Ни өчен залогка терлекләрне, техниканы салдырмыйлар соң? - ди Рәшит Миңнегалиев. Бер килсә, килә бит ул. Шушы көннәрдә генә банкротлыкка чыккан Мөслим коры сөт заводында алынмаган 360 мең сум сөт акчасы калган. Завод ябылгач, сөтне шәхси эшмәкәргә тапшыра башлаган. Ул литрын 17 сум белән генә ала, ә заводка 21,50 сум белән тапшырган булган. Өстәвенә сөтнең майлылыгы да кабул итү пунктында бик түбән күренә икән. Фермер, шикләнеп, лабораториягә үзе алып барып тикшерткәч, 4,1 процент майлылык күрсәткән. - Кибеттә сөт бәяләре җәен дә, кышын да бер төрле бит. Ә ник җәен җитештерүчеләрдән очсыз хакка алалар? Җәйге сөт составы буенча сыйфатлырак та, майлырак та, югыйсә. Авыл хуҗалыгы продуктларына бәяне хөкүмәт контроленә алу кирәк.

Миңа калса, сөтне җитештергән җирдә үк сату, эшкәртү күпкә файдалырак булыр иде. Җитештерүчедән юнь генә бәядән сатып алынган сөт кибетләргә өчләтә хак белән әйләнеп кайта. Иҗтимагый совет президиумы члены Илгиз Низамов әнә шундый фикер-тәкьдим белән чыкты. Р. Миңнегалиев җир мәсьәләсен дә күтәрде. Маллар арткан саен терлек азыгы да, фураж да күбрәк кирәк, билгеле.

- Аларны үзең чәчеп үстерсәң, кыйммәт хака сатып алу булмас иде. Миңа, мәсәлән, елга 17 "КамАЗ" фураж, 1000 рулон салам, 600 рулон печән кирәк. Малларга фураж алам дип, "Полимэкс" җәмгыятенә күчергән 250 мең сум акча да юкка чыкты, - ди ул. Бәкәбез авылы кибете сатучысы Илсөя Ханнанованы кибеттә интернет булмау борчый. Бүген шәхси эшмәкәрләр кибетендә онлайн-касса кую мәҗбүри таләп итеп куела. Чөнки 2017 елның июль аеннан башлап, ваклап сату турында мәгълүматлар салым инспекциясенә сату алу барышында ук җибәрелергә тиеш. Берничә кибет нәкъ менә онлайн-касса булмау аркасында ябылган да инде.

- Авыл халкы безнең хезмәт күрсәтүдән канәгать. Ябылмасын иде кибет. Читтән килеп, машинадан сатучылар халыкның көндәлек товарларга, азык-төлеккә булган ихтыяҗын канәгатьләндереп бетерә алмый ул, - ди Илсөя Ханнанова.

Эшмәкәрнең Бәкәбездә яңа кибет төзергә дә нияте бар икән. Ник дисәң, илленче елларда ук салынган райпо кибете шактый тузган. Шуңа күрә Татарстан кулланучылар берлеге идарәсенә линиясе буенча берәр ярдәм булмасмы, дип кызыксынды эшмәкәр ханым. Киңәшмәдә аңа өметле яңалык җиткерделәр: республикада "Авыл кибете" максатчан программасы эшли башлаган. Әлеге программа кысаларында тиздән 100 дән артык хуҗалыгы булган торак пунктларда блок-модульле кибетләр төзелеше башланачак. Быел безнең районда шундый ике кибет төзү планлаштырыла.

Сәүдә белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр тикшерүче органнарның сертификаты, кирәкле бар документлары да булган товарга шактый зур суммада штраф салулары турында ачынып сөйләде. "Килешү нигезендә поставщик үзе китергән товар өчен дә без җавап бирергә тиешмени?", ди ул.

- Һәрбер килгән тикшерүчегә анализ өчен товарыңны биреп җибәргәнче, нинди дә булса документка кул куйганчы, иң элек тәҗрибәле юристларга мөрәҗәгать итегез, ярдәм сорагыз, - дип киңәш бирде районның эшмәкәрләр советы рәисе Нияз Габдрахманов.

Киңәшле эш таркалмас, диләр. Эшмәкәрләр ул көнне үзләрен борчыган шактый сорауларга урында ук җавап та алдылар.

Киңшәмәдә күтәрелгән проблемалар һәм сораулар өйрәнү һәм чишү юлларын эзләү өчен ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча Совет каравына җибәреләчәк.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев