Мөслим-информ

«Автосессия» бәйгесе узды

Бәйгене «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлекчәсе, районның ЮХИДИ бүлеге һәм Мөслим политехника техникумы үткәрде.

Мөслим политехника техникумында студентлар арасында автотранспорт йөртү осталыгын бәяләү буенча «Автосессия» бәйгесе узды.  Бәйгене «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлекчәсе, районның ЮХИДИ бүлеге һәм Мөслим политехника техникумы үткәрде. Бәйгедә 6 студент катнашты. Алар 2 торле сынау үттелэр: «Юл кагыйдәләре белгечләре» һәм «Автотранспорт йөртү осталыгы». «Юл кагыйдэлэре белгечлэре» этабында ин яхшы нәтиҗәне Булат Габдуллин күрсәтте. Автотранспорт йөртү буенча Айбар  Хамматовка тиңнәр булмады. Нэтиҗәдә 1 урынны Булат Габдуллин алды, 2 урында –Альбина Хисамиева, 3 урында –Рамиль Кәлимуллин.   Барлык катнашучыларга да кыйммәтле бүләкләр, дипломнар тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: