Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автомобильсез бер көн

22 сентябрьдә Бөтендөнья автомобильсез бер көн билгеләп үтелә. Бу датаны билгеләү чараларына әлеге хәрәкәт активистлары гына түгел, ә атмосфераның чисталыгы турында борчылучы гади гражданнар да кушыла.

Акциянең кайсы илдә барлыкка килүе турында төгәл мәгълүматлар юк. Берәүләр аңа – Англиядә (1997 елда), ә икенчеләр Франциядә (1998 елда) нигез салынган дип уйлый. Әмма беренче акцияләрнең 1973 елда нефть кризисы чорында ук булганын искә алырга кирәк. 1994 елның декабрендә Испаниядә конференция вакытында күп илләрнең вәкилләре мондый чараны даими үткәрергә чакыра.

Беренче елларда әлеге хәрәкәткә 20ләп шәһәр генә кушылса, 2001 елда аларның саны 35 дәүләттән бер меңнән артык шәһәргә җитте. Франциядә бу көнне Парижның үзәген ябалар һәм кешеләргә велосипедлардан файдаланырга тәкъдим итәләр. Белоруссиядә агач-куаклар утырталар, машиналарын өйләре янында, җәмәгать транспорты тукталышларында калдыручыларга кызыксындыру бүләкләре тапшыралар. Россиядә бу көнне велойөреш һ. б. чаралар үткәрәләр.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев