Мөслим-информ

Автомобиль тәгәрмәчләре урлау еш була торган хәлгә әйләнде

17 октябрьгә каршы төндә Кооператив урамындагы машина стоянкасында торган "Лада - Гранта" автомобиленең тәгәрмәчләрен салдырып киткәннәр. 1974 елгы райондашыбыз "Антел" маркалы дүрт кышкы тәгәрмәчләрдән колак каккан. М. фамилияле райондашыбызның тәгәрмәчләренә угрыларның беренче мәртәбә генә кул сузуы түгел инде. Ике ел элек шушы ук машинадан җәйге тәгәрмәчне салдырып киткән булганнар. Карак...

17 октябрьгә каршы төндә Кооператив урамындагы машина стоянкасында торган "Лада - Гранта" автомобиленең тәгәрмәчләрен салдырып киткәннәр. 1974 елгы райондашыбыз "Антел" маркалы дүрт кышкы тәгәрмәчләрдән колак каккан. М. фамилияле райондашыбызның тәгәрмәчләренә угрыларның беренче мәртәбә генә кул сузуы түгел инде. Ике ел элек шушы ук машинадан җәйге тәгәрмәчне салдырып киткән булганнар. Карак үзе артыннан бернинди дә эз калдырмаган. Бүгенге көндә тикшерү эше бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: