Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автомибилең ничә сум тора?

Федераль салым хезмәте хаты нигезендә 2018 елда транспорт салымы исәпләү өчен уртача бәясе 3 млн сумнан булган җиңел автомобильләр исемлеге аныкланды.

Федераль салым хезмәте хаты нигезендә 2018 елда транспорт салымы исәпләү өчен уртача бәясе 3 млн сумнан булган җиңел автомобильләр исемлеге аныкланды. Исемлек Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми интернет-сайтында урнаштырылды. Быел салым буенча түләүләрне исәпләгәндә яңартылган исемлекне файдаланырга кирәк. 
Уртача бәясе 3 млн сумнан булган җиңел автомобильләргә транспорт салымын исәпләү арттырылган коэффциентны исәпкә алып башкарыла. Коэффициент автомобильнең уртача бәясенә һәм аның җитештерү елына бәйле. 
2018 елдан бәяләре 3 млн сумнан 5 млн сумга кадәр булган автомобильләрнең арттырылган коэффициентлары киметелде. 2018 нче елның 1 гыйнварыннан бәясе 3 миллионнан 5 миллион сумга кадәр булган, җитештерү елыннан 3 елдан артык вакыт үтмәгән барлык автомобильләр өчен бердәм коэффициент 1,1 каралган. 
Район прокуратурасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев