Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автомат җиһаз – куркынычсызлык сагында

Халык күп җыела торган объектларда автомат янгын сигнализациясенең эшләве турындагы сигнал дәүләт янгынга каршы хезмәт пультына ялганырга тиеш. Бу аеруча мәктәпкәчә учреждениеләргә, мәктәпләргә, картлар һәм инвалидлар йортларына, инвалид балалар йортларына кагыла. Бу хакта РФ Президенты күрсәтмәләрен, федераль законнарны үтәү йөзеннән районда максатчан эш башкарыла.

Әлеге система объекттагы автомат янгын сигнализациясенең торышын күзәтергә, тревога турындагы хәбәрне янгын сагы пультына персонал катнашыннан башка җибәрергә мөмкинлек бирә. Бүгенге көнгә дәүләт янгын күзәтчелеге күрсәтмәләре буенча мондый җиһазлар ("Стрелец-мониторинг" программа-аппарат комплексы) җирлегебездәге дүрт объектка, шул исәптән социаль әһәмияткә ия ике объектка, урнаштырылган. Сигнал бирү җиһазлары картлар һәм инвалидлар йортында, "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагерында һәм Тойгелдедә эшли. Әлеге җиһазларны урнаштыру өчен җитди финанс средстволары таләп ителә. Агымдагы ел ахырына мониторинг системасы белән гомуми белем бирү мәктәпләрен, район үзәк хастаханәсенең бер объектын җиһазлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X