“Автобус” операциясе старт алды
Әлеге чара 18 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Пассажир транспортлары катнашында килеп чыгучы бәхетсезлек очракларын киметү максатында 9 декабрьдә республика буенча “Автобус” операциясе старт алды. “Әлеге чара 18 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җирлегебездә барлыгы 36 автобус исәпләнә, аларның барысы да пассажирлар йөртә. Иминлекне тәэмин итүче таләпләр үтәлергә, иминлек каешлары эләктерелгән, автобуслар төзек булырга тиеш. Оператив кисәтү операциясе барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре пассажирларны даими йөртү өчен билгеләнгән транспорт чараларына карата контрольне аеруча көчәйтәчәк”, – ди ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Фото- Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев