Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Автобус 14..30" – Мөслимдә

Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы  оештырган "Автобус 14..30" акциясе Мөслимгә килде.

Очрашуда ТР Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, район башлыгы Рамил Муллин һәм районыбызның актив яшьләре катнашты. Очрашуга җыелган яшьләр белән аралашу оештырылды, кунаклар яшьләрнең фикерләрен тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр.

Мөслимгә килгән  ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары әйтүенчә, акция яшьләр тормышына ниндидер яңалык кертү һәм аларның фикерләрен тыңлау мөмкинлеген бирә. Автобус акциясе яшьләр белән турыдан-туры аралашу мәйданчыгы да булып тора. Очрашу төгәлләнгәч, акциядә катнашучылар Минзәләгә китәр алдыннан флешмоб үткәрделәр. Район башлыгы Р. Муллин автобуста “Мөслим” дип истәлек язмасы калдырды. "Автобус 14..30" Мөслимгә Актаныштан килде һәм Мөслимдә булганнан соң  Минзәләгә юл тотты.

Динар Нуретдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөслим без мөслимлеләр "Мизгел" яшьләр үзәге" яшьләр автобус 14..30

Реклама
Реклама
2
X