Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Август”та чәчү төгәлләнде

“Август-Мөслим” агрофирмасында чәчү эшләре төгәлләнде.

Мөслим, Минзәлә һәм Азеакай районнарында 34 мең гектар мәйданда рапс, бодай,борчак, көнбагыш, кукуруз һәм арпа чәчелде. Бу эшләргә Bourgault, Vaderstad, Амаzone DMC маркалы 15 чәчү комплексы җәлеп ителде.

Бу көннәрдә хуҗалык игенчеләре КАС белән уҗым бодаен тукландыруны төгәллиләр. Шулай ук үсентеләрне чүп үләннәреннән, авырулардан һәм корткычлардан саклау эшләре җбара.

“Орлыклар тишелеп килә. Әмма көннәр кызу һәм коры, дым да кими”, – ди җаваплылыгы чикләнгән “Август-Мөслим” җәмгыяте агрономы Илнур Мотавалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев