Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Август-Мөслим” уңышлы старт алды

“Август-Мөслим” агрофирмасы җирлегебездә беренче генә елын эшли. Моңа кадәр инвесторларның төрлесен күргән хуҗалыклар быел язгы чәчүне дә, урып-җыюны да җиңел башкарып чыгуына сөенә.

“Август-Мөслим” агрофирмасы җирлегебездә беренче генә елын эшли. Моңа кадәр инвесторларның төрлесен күргән хуҗалыклар быел язгы чәчүне дә, урып-җыюны да җиңел башкарып чыгуына сөенә. Запас частьләргә дә кытлык булмады, орлык та кайтты, ашлама да алдык, ди агрофирманың агрономы Рәсим Мөхәмәтдинов.

Агрофирма быел 8 чәчү комплексы гына сатып алды. Аларның да ниндиләре! Кайсы Германия, кайсы Канадада яки Америкада ясалган. Чәчүлекләрне эшкәртү – корткыч бөҗәкләргә, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы агу-химикатлар сиптерү өчен “Джакто”, “ТУМАН-2”, “ОП-2500” һәм “Барс” агрегатлары алынган. Урып-җыюны башкару өчен җиде “Claas Tucano” һәм биш “Тоrum” комбайннары кайтты. Үзйөрешле “МаcDоn” ургычы да өстәлде. Шул рәвешле техника алу өчен генә дә 700 млн сум инвестиция кертелгән. Киләсе елга тагын дүрт чәчү комплексы алып кайту планлаштырыла.

Агрофирманың җир эшкәртү технологиясе дә үзгә. “Ноу-тилл” (“No-till”) технологиясе җирне минималь чыгымнар белән эшкәртүне күздә тота. Игътибар иткәнсездер, икмәк җыеп алынган басуларга, ваклатып, салам сиптерелә һәм микрорельеф тигезләнә. Җирне тирәнтен эшкәртүдән баш тарту туфрак структурасын сакларга ярдәм итә, ди белгечләр. Җир нибары 5 сантиметр тирәнлегендә эшкәртелә. Шул рәвешле еллар дәвамында туфракның өске катламында мүлчә барлыкка килә. Бу туфракның дымлылыгын һәм җылылыгын сакларга ярдәм итә. Беренче өч елда уңыш югары булмый, диләр. Шулай да августлылар быел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 26,2 центнер уңыш алган. “Ноу-тилл” куллануның беренче елы өчен бик яхшы күрсәткеч!

– Рапс, борчак кебек культуралар өчен җир тирәнтен эшкәртелә. Рапсның гектар биреме 23 центнер тәшкил итте, – ди агрофирма җитәкчесе Наил Муллин.

Әлеге культураны әле тагын 400 гектар мәйданда суктырасы бар. Берәр атнадан көнбагыш белән кукурузга да чират җитә.

Уңышның әйбәт булуында агрофирманың элиталы сортларга өстенлек бирүе дә зур роль уйный. 2500 гектар мәйдан биләгән бодай, 500 гектар арпа һәм 240 гектар мәйданда үстерелгән борчак – барысы да – элиталы сортлар.

– 2912 гектарда рапс һәм 1200 гектар мәйданда көнбагыш үстерү өчен гибрид орлык кулландык. Болар да элиталы сортларга тиң, – ди Рәсим Мөхәмәтдинов. – Гибрид орлык тигез шытым бирә, тигез өлгерә һәм югары репродукцияле була.

Көзге чәчү өчен агрофирма 10 мең центнер элиталы орлык алган.

– “Август-Мөслим”дә икмәк үстерүгә, уңыш алуга һәрьяклап якын киләләр, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин. – Элиталы орлыклар чәчелә, тиешенчә ашлама кертелә һәм заманча техника кулланыла. Мөмкинлекләрнең барысы да файдаланыла.

Быел агрофирма тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектар мәйданга 113 килограмм ашлама керткән! Киләсе ел уңышы өчен 6131 гектар мәйданда көзге чәчү үткәрелгән. Көзге культуралар һәр гектары 63 килограмм ашлама белән тукландырылган. Көзге бодайдан тыш язгы бодай, арпа, борчак чәчәргә исәпләре.

– Яңа культуралардан киләсе елда өстенлек ясмык, люпин һәм нутка биреләчәк, – ди Наил Муллин. – Техник культуралардан төп игътибар рапска булачак.

Рапсны августлылар 5 мең гектарда үстерергә планлаштыра.

Чыгым чыгармый гына табыш алып булмый. “Август-Мөслим” агрофирмасында моны яхшы аңлыйлар һәм киләсе елларда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 30-40 центнер уңыш алырга планлаштыралар.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев