“Август-Мөслим” – тәҗрибә мәктәбе
Районда өч эре агрофирма, 43 крестьян-фермер хуҗалыгы авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү һәм хәзерләү белән шөгыльләнә. Авыл хуҗалыгы тармагы үсештә.
Моннан биш ел элек районда ашлыкның тулай җыемы 80 мең тонна булса, узган ел 156 мең тонна икмәк җыеп алынды. Терлекчелектә дә уңай динамика күзәтелә. Ел дәвамында бер сыердан уртача 5281 кг сөт савып алынды (үсеш – 117%), 8 мең 293 тонна сөт җитештерелде. Төп капиталга кертелгән инвестицияләр күләме дә арта бара. Узган ел ул 2 млрд 450 млн сум тәшкил итте.
– Җирлекнең икътисадый үсешендә моннан өч ел элек эшли башлаган “Август- Мөслим” агрофирмасы аерым урын алып тора. Кыска гына вакыт эчендә ул 3 млрд 500 млн сумга якын инвестиция кертте, – диде район башлыгы Рамил Муллин 2020 ел нәтиҗәләренә багышланган утырышта.
Узган ел биредә роботлаштырылган “Үрәзмәт” сөтчелек комплексы төзелешенең беренче этабы төгәлләнде. Роботлаштырылган сөтчелек комплексында малларны идентификацияләү цифрлаштырылачак. Терлекләрне ашатуны көйләүче DTM программасы куелган. Көтү белән идарә итүдә Lely-T4C-Time for cows программасы көйләнгән.
“Август-Мөслим” районда кырларны цифрлаштыру буенча пилот хуҗалыгы булып тора. Белгечләр бүген чәчүлекләр һәм агрофирма белән смартфоннар аша гына идарә итә.
– “Август-Мөслим” бүген тәҗрибә мәктәбенә әйләнде. Игенчелек буенча даими рәвештә укулар, семинарлар оештырыла. Кыр көнендә үткәрелгән семинарга Татарстаннан гына түгел, Башкортостан, Удмуртия, Оренбург һәм башка өлкәләрдән, хәтта Казахстаннан да кунаклар килде. Алар “Август-Мөслим” агрофирмасында кулланылучы заманча техника белән танышты. Тәҗрибә участокларында игелгән традицион культураларны; Клеарфилд, Экспресс Сан технологияләре нигезендә үстерелгән көнбагыш чәчүлекләрен карады, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
“Август-Мөслим”нең ашлык кабул итү предприятиесендә дә җитештерү куәте арта бара. Предприятие 2019 елда 78 мең тонна икмәк кабул иткән булса, узган ел 121 мең тоннадан артык ашлык кайтты.
Гомумән, “Август-Мөслим” компаниясе районның икътисадый тотрыклылыгын тәэмин итүдә зур роль уйный. Бик күп райондашларыбыз игенчелек һәм терлекчелек тармагында, ашлык кабул итү предприятиесендә стабиль һәм югары хезмәт хакы белән эш урыннары тапты. Кыр эшләре чорында көнгә ике тапкыр бушлай ашату оештырыла. Төнге сменада эшләүчеләргә коры паек бирелә. Эшче- хезмәткәрләрнең сәламәтлеген кайгырту турында да онытмыйлар: бушлай медицина каравы үткәрелә, санаторийга бушлай юлламалар бирелә.
Августлылар актив иганәче буларак та танылып килә. Район үзәк хастаханәсенә ике кислород концентраторы алып бирделәр, бәйрәм-чаралар үткәрүдә дә финанс ярдәме күрсәтәләр. Киләчәктә социаль юнәлештәге башка проектларга да старт бирергә планлаштыралар.
Реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев