Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Август-Мөслим” өченче уракка чыкты

Район басуларында “Август-Мөслим” агрофирмасының 30 комбайны хәрәкәт итә. Икмәк ташуга 16 “Лилиани” бункер-төягече һәм 15 КамАЗ машинасы җәлеп ителгән. Килешү нигезендә үз машиналары белән эшләүчеләр дә бар.

Авыл хуҗалыгында заманча һәм егәрле техника күрим дисәң, “Август-Мөслим” агрофирмасына кил икән. Елгабаш бүлекчәсенең ике урман арасына урнашкан көзге бодай басуында аларның ниндиләре генә юк?! Хәрәкәтләренә хәтта күз дә иярми. Алым киңлеге 9-11әр метр булган ашлык комбайннары, “Лилиани” бункер-төягечләре таккан тау кадәрле “Клаас” тракторлары, тыз-быз чапкан КамАЗ машиналары арасында үзеңне шундый көчсез һәм тузан бөртегедәй кечкенә хис итәсең. 
Комбайннар гына да 25 берәмлек булып чыкты. Күбесенең эксплуатацияләү срогы – нибары бер ел. Быел гына конвейердан төшкән киң алымлы “Торум” комбайннары да җитештерүчән эшли. Транспорт логистикасы да әйбәт оештырылган: унике комбайнга биш “Лилиани” төягече беркетелгән, 30ар тонна сыйдырышлы бункерларга берьюлы икешәр комбайн да ашлык бушатып китә. “Лилиани”лар үз чиратында икмәкне прицеплы КамАЗларга бушата. Алар исә ашлыкны Мөслимдәге һәм Минзәләдәге кабул итү предприятиеләренә алып китә. 
– Көнгә 5-6 рейс ясыйм. Машинага берьюлы 30 тоннага кадәр икмәк сыя. Ипекәйләр әйбәт чыга, техниканың кайсына карасаң да, яңа, комфортлы. Эшләве күңелле. Һава торышы әйбәт килеп, эшләр болай барганда, урак тиз бетәр, – ди 36 ел шофер булып эшләүче Илшат Абдуллин. 
Һава торышы дигәннән, быел яңгырлар ел урагын шактый тоткарлый. Көтеп вакыт үткәрсәләр дә, басуга керерлек көннәрдә җитештерүчән эшләргә тырышалар. Агрофирманың Азнакай бүлекчәсеннән дә комбайннар һәм йөк машиналары китерелгән. Басуда механизаторлар заманча элемтә чаралары аша гына аралаша. Язгы чәчү вакытында һәрберсенә рация биргәннәр. Бункер тулганда да, башка кирәк-яракка да бер-берсен шул рация аша гына чакыралар. 
– Басуда эш әйбәт оештырылган. Комбайннар эшенә тоткарлык юк. Заправка кырда ясала. Янгын сүндерү техникасы да янда гына, комбайннар белән басудан-басуга күчеп йөри. Ашату әйбәт, – ди комбайнчы Динар Каюмов. 
Кыр кораблары көнгә 25-30ар гектар мәйданның уңышын җыеп ала икән. Уңыш дигәннән, “Скипетр” һәм “Ермак” сортлы көзге бодайның гектар биреме уртача 40 центнер тәшкил итә. Кичә комбайннар арпа басуына да чыккан.

Әлфинур Ногманова.

Айрат Фазылов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев