Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерек килеш машина белән идарә иткән

26 апрель көнне 17:00 сәгатьтә Мөслимнең Татарстан урамында ВАЗ-211440 машина йөртүчесе районның ДАИ хезмәткәрләре кисәтүенә игътибар итмичә, юлын дәвам итә.

26 апрель көнне 17:00 сәгатьтә Мөслимнең Татарстан урамында ВАЗ-211440 машина йөртүчесе районның ДАИ хезмәткәрләре кисәтүенә игътибар итмичә, юлын дәвам итә. Нәтиҗәдә җиңел машина шоферы, руль белән идарәне югалтып, Мөслимнең Банк урамында юл читенә төшеп әйләнә. Машина салонындагы ир-атларның дүртесе дә алкогольле эчемлекләр кулланган булуы ачыкланган. “Машина техник зыян алды, төзәтерлек хәлдә түгел. Руль артындагы 1982 елгы райондашыбызга 1,5 елдан алып ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный, шулай ук 30 мең сум штраф та түләргә туры киләчәк. ДАИ хезмәткәрләреннән качкан вакытта, 14нче модельле жигули юл читиендәге “Датсун” машинасын да бәреп китә. Әлеге машинаны ремонтлау чыгымнарын да шушы ук райондашыбыз күтәрәчәк. Исерек килеш транспорт белән идарә итүчеләр саны кимеми. Үзен генә түгел, машина эчендәге башка кешеләрне дә куркыныч астына куйган әлеге ир-егетнең бу гамәле башкаларга да сабак булсын иде, – ди районның ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев