Мөслим-информ

Җаваплылык кирәк һәркемгә

Мөслимдәге Кооператив урамының 160нчы йортында яшәүчеләр 3-4 ел инде сасы ис белән көрәшә. “Рәхәтләнеп ял да итә алмыйбыз. Подвалдан чыгучы сасы искә чыдамалы түгел”, – ди биредә яшәүчеләр.

Хәтерләсәгез, биредә яшәүчеләр яз айларында сасы истән зарланган иде. Биредә яшәүчеләр пычрак су, шакшы ис белән көрәшә. Йортта яшәүчеләрнең подвалда сакланучы кайнатмалары су астында калган иде. Подвал ризык-туклану әйберләрен саклау урыны буларак файдаланырга тиеш булмаса да, халыкның хезмәте жәл! Ул вакытта халыкны проблема подвалга кар суы тулуда гына, дип тынычландырганнар иде. Бу көннәрдә проблема тагын калкып чыкты.
– Безгә “иснең сәбәбе – яңгыр сулары” дип әйтә килделәр. Сәбәп гел башкада икән. Канализация чокырындагы мотор янып чыгу сәбәпле, шакшы сулар эшкәртелә алмый. Мотор бик тиз янып чыга. Иске коены ясамыйча, бу проблеманың ахыры булмас кебек. Узган атнада да мастер су эшкәртү җайланмасын ремонтлаган иде. Ике-өч көн җиңел сулыйбыз да, барысы да яңадан үз урынына кайта, – ди шушы йортта гомер кичерүче өлкәннәр.
Күпфатирлы әлеге йортның беренче катында яшәүчеләр истән аеруча нык интегә.
– Халыкның борчуына җитәкчеләрнең исе китми. Җәен подъезд ишекләрен ачып куярга, азмы-күпме җилләтергә була әле. Бөтен проблема иске канализациягә барып тоташа. Шуны ачып, ремонтларга кирәк. Ишетеп белүебезчә, ул чокырны үсмерләр гына ясаган булган. Сумалаламагач, чокыр юынтык суларны тотып тора алмый, күрәсең. Чистарту корылмаларына китәргә тиешле шакшы сулар, җир астыннан юл алып, подвалга тула, – ди шушы йортта яшәүче Халисә апа Шәяхмәтова. 
“Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте эшчеләре белән сөйләшүдән ачыкланганча, канализация чокырын чистартканда аннан чүпрәк-чапрак, хәтта шешәгә кадәр чыккан. Башка сыймаслык хәл! Гафу итегез, ни уйлап унитазга чүпрәк ташларга була?! Бу очракта юынтык суларының, чистарту корылмаларына китә алмыйча, тыгылып торуы аңлашыла. 
– Иске канализация чокырын шушы арада чистартып, бетонлап куярга планлаштырабыз. 3-4 ел элек йортлар арасында ясалган яңа канализация чокырын мастерлар даими карап, тикшереп тора. Шуңа карамастан проблема һаман бар, – ди “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте җитәкчесе Ирек Заһидуллин.
Канализация чокырына “Ләззәт” кибете яклап төзелгән күпфатирлы унлап йортның юынтык сулары ага. Ә урамның икенче ягындагы йортларда бу проблема күзәтелми.
– Юынтык сулар чишмә кебек агып утыра иде. Бер-ике көн элек, коммуналь хуҗалык эшчеләре килеп, канализация торбасын машина белән өрдереп киттеләр. Тыгылган урын “хәл алды” бугай. Аллага шөкер, ике көн инде рәхәтләнеп сулыйбыз, ис бетте! – ди Рәис абый. 
Йорт хуҗалары аптырашта. Бу ис белән көрәшеп алар тәмам арыганнар. Аларның да үз фатирларында уңайлы шартларда яшисе килә. Тик моның өчен уртак тырышлык таләп ителә. Һәркем үзенә билгеләнгән тармакта җаваплылык тоеп эшләсә, халык зарлануны белмәс иде.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: