Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җаваплылыгы чикләнгән “Росгосстрах” җәмгыятенә лицензиясен кире кайтардылар

2015 елның 8 июнендә чыккан №ОД-1260 карар нигезендә Россия Банкы транспорт чарасы хуҗасы гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) эше буенча лицензия эше тормышка ашырыла башлады.

Россия Банкы Пресса хезмәте хәбәр итүенчә, лицензия эшен кабаттан яңарту, күрсәтелгән иминият төрен иминиятләштерүче тулы күләмдә тергезергә хокуклы икәнен күрсәтә

ОСАГО җәмгыяте белән килешү төзегәндә, яисә иминиятләштерү оешмаларында зыянны тыныч юл белән хәл итү мәсьәләсендә Россия Банкы кулланучылар хокукларын яклау буенча шикаять белән Россия Банкы Хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә. Мөрәҗәгатьне электрон формада интернет аша Россия Банкының кабул итү бүлмәсенә www.cbr.ru адресына җибәрергә мөмкин.

Шулай ук ОСАГО җәмгыяте белән килешү төзегәндә, яисә иминиятләштерү оешмаларында зыянны тыныч юл белән хәл итү мәсьәләсендә , яки иминият оешмалары белән башка төрле бәхәсләр килеп чыкканда үзегезнең хокукларыгызны яклап Сез Мөслим районы прокуратурасына да мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама