Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җаваплы һөнәр иясе

Хуҗалык тәэмин итүе” унитар предприятиесенең алыштыргысыз белгече Рөстәм Шәймөхәмәтовның инженер-механиклык стажы 40 елга якын.

Халык хуҗалыгының кайсы гына тармагын алсаң да, анда инженер-механикларны очратасың. Җитештерү объектларын максатчан эксплуатацияләүдә, җиһазҗайланмаларны урнаштыру һәм алардан җитештерүчән файдалануны тәэмин итүдә әлеге белгечләрнең роле зур.

Бу кызыклы да, җаваплы да һөнәрне сайлаучылар арасында Мөслимнән Рөстәм Шәймөхәмәтов та бар. “Хуҗалык тәэмин итүе” унитар предприятиесендә хезмәт куючы райондашыбыз кечкенәдән әлеге һөнәр турында хыялланган.

– Инженер-механик һөнәре – бик тынгысыз хезмәт. Үз эшемнән канәгатьлек хисләре кичерәм, чөнки яраткан хезмәт җанга рәхәтлек бирә. Бүгенге көндә вазыйфалар даирәсе киңәйде, җаваплылык артты, әмма эшкә мәхәббәт кимемәде, – ди Рөстәм абый.

Рөстәм Шәймөхәмәтовның әтисе Рифкать – тимерче, әнисе Тәкыя икътисадчы булып эшләгән. Төгәллек һәм җаваплылык кебек сыйфатлар, техникага мәхәббәт аңа әти-әнисеннән килә. Кайсы гына техниканы алсаң да, аның төзелешен һәм частьләрен биш бармагыдай белә ул. Армия сафларында хезмәт иткәндә БайкалАмур магистрале төзелешендә дә катнаша Рөстәм. Тырыш хезмәте өчен “БАМ төзелешендә куйган намуслы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. Армиядән кайткач, егет Казан авыл хуҗалыгы институтының инженер-механика факультетына укырга керә.

 – Белгечлек алгач, хезмәт юлымны “Сельхозтехника”ның район берләшмәсендә башлап җибәрдем. Өлкән инженер вазыйфасына куйдылар мине. Соңыннан Казан авыл хуҗалыгы институтында укыту мастеры булып эшләдем. Туган җирләр сагындыргач, кабат Мөслимгә кайтып, хезмәт юлымны “Сельхозтехника”да дәвам иттем. Инженер һөнәре һәрвакыт абруйлы булды, аны яшьләр дә, өлкәннәр дә үз итә, – дип искә ала Рөстәм абый. Кайда гына эшләсә дә, үзенә йөкләнгән вазыйфага җаваплы каравы белән хезмәттәшләре арасында да, җитәкчелек алдында да абруй казана ул. Тормыш иптәше Миләүшә белән дүрт ел очрашып йөреп, бер-берсенә булган хисләренең ныклыгына ышанганнан соң, туй ясыйлар. Бер-бер артлы дөньяга туган кыз һәм улы Рөстәм абыйга тагын да канатланып эшләргә этәргеч бирә.

– Рөстәм абый сайлаган һөнәренә гомер буе тугры калган. Үз эшен фанатларча ярату, озак еллар дәвамында тупланган тәҗрибә, катлаулы бурычларны тыныч кына хәл итә белү Рөстәм абыйны башкалардан аерып тора. Ул бар яклап та үрнәк. Шоферларның үз эшләренә җаваплы карауларын таләп итә Рөстәм абый. Видеорегистратор, спидометр күрсәткечләрен дә энә күзеннән үткәргәндәй карый. Бездә өлкән буын вәкилләре эшли, аларның фикеренә колак салабыз, чөнки алар – үз эшләренең осталары, производствоны яхшы беләләр, тәҗрибәләре зур. Рөстәм абый эшне камилләштерү өчен яңа идеяләр тәкъдим итүче дә, – ди предприятие җитәкчесе Марат Кашапов.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X