Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җаваплы хезмәт башкарабыз

Быел җәза үтәтү инспекцияләре оештырылуга 100 ел тула. Хәзерге вакытта дәүләт җәзаларны җәмгыятьтән изоляцияләмичә башкару өлкәсен киңәйтүне өстен күрә. Җәза үтәтү инспекцияләренең эшчәнлеге исәптә торучы хөкем ителгәннәр тарафыннан җинаятьләр, башка хокук бозуларны булдырмауга юнәлтелгән.

– 1985 елга кадәр Мөслим һәм Сарман районнарында яшәүче иректән мәхрүм ителмичә хөкем ителгәннәрне Сарман районы эчке эшләр бүлегенең төзәтү эшләре һәм хезмәткә урнаштыру инспекторы контрольдә тотты. 1985 елның июлендә Мөслим районы эчке эшләр бүлеге составында төзәтү эшләре һәм хезмәткә урнаштыру инспекциясе формалаштырылды. Инспектор итеп Котдус Бәдретдинов билгеләнде. Бу вазыйфада ул 1989 елның декабренә кадәр эшләде. Төрле елларда инспекцияне Альберт Шәйхиев, Айдар Гәрәев, Наил Бәдретдинов җитәкләде. Аннан соң 2017нче елның маена кадәр инспекция җитәкчесе булып мин эшләдем. 2017 елдан Мөслим районында яшәүче иректән мәхрүм ителмичә хөкем ителгәннәрне Россия Җәза үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җәза үтәтү инспекциясе федераль казна учреждениесенең Зәй муниципальара филиалы контрольдә тота, – ди җәза үтәтү инспекциясенең Зәй филиалы җитәкчесе урынбасары Әбүзәр Шакиров. 
Россия Президентының 1998нче елның 28 июлендәге Указы нигезендә җәза үтәтү инспекцияләре РФ Эчке эшләр министрлыгыннан Юстиция министрлыгы карамагына күчерелде. Җәза үтәтү сәясәтен реформалаштыруның хәзерге этабында аны гуманлаштыру максатында бик күп эшләнде. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен җаваплылыкны көчәйтү белән беррәттән зур булмаган һәм уртача авырлыктагы җинаять кылучыларга карата җәзаны йомшарту буенча чаралар күрелә. 
Хокукый нормаларны европа стандартларына китерү, җинаять җәзаларын гуманлаштыру һәм индивидуальләштерү шартларында җәза үтәтү инспекцияләренең роле арта. Инспекцияләр суд җәмгыятьтән изоляцияләмичә төзәлүне исбат итү мөмкинлеге биргән хөкем ителгәннәр белән эшли. Иректән мәхрүм итүгә альтернатив булган җәзаларны үтәтүнең нәтиҗәлелеге, хөкем ителгәннәрнең билгеләнгән җәзаларга карашы инспекция хезмәткәрләренә бәйле. Иректән мәхрүм итүгә альтернатив булган җәзаларны үтәтү хокук саклау, җирле үзидарә органнары, җәзаларны үтәтү өчен шартлар тудыру, хөкем ителгәннәрне тәрбияләү, аларга социаль ярдәм күрсәтү максатын куйган хокукый һәм социаль юнәлештәге дәүләт һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлек итүне сорый. 
Дәүләт беренче тапкыр зур булмаган һәм уртача авырлыктагы җинаять кылган затларга карата иректән мәхрүм итүгә альтернатив булган җәзаларны куллануны арттыру яклы. Россия Федерациясе җинаятьләр турындагы законнарына иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган санкцияләргә, шулай ук аларны үтәтү процессына караган маддәләрне арттыру өлешендә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелә. 
– Быелның дүрт ае нәтиҗәләре буенча исәпләр буенча 90 хөкем ителгән зат узды. Җәза үтү чорында берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган һәм суд тарафыннан куелган бурычларны үтәмәгән хөкем ителгән затларга сынау вакытын озынайту һәм өстәмә бурычлар йөкләү рәвешендә чаралар күрелә. Ел башыннан 3 хөкем ителүчегә өстәмә бурыч йөкләнде, 4 хөкем ителүченең сынау вакыты озынайтылды, 2 хөкем ителгән затка карата суд тарафыннан билгеләнгән җәза иректән мәхрүм ителүгә алыштырылды. Һәр җинаять, ялгыш адым өчен закон каршында җавап тотасы, – ди Әбүзәр Шакиров. 

Мөнирә Арсланова.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев