Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җавап бирәсе булачак

Алкоголь продукциясен рөхсәтсез саткан өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Кеше тормышы һәм сәламәтлегенә зыян салучы ал­коголь продукциясен законсыз сату закон тарафын­нан тыелган. Мондый гамәл өчен РФ Җинаятьләр кодексының 238 маддәсе нигезендә җавап бирергә туры киләчәк, дип хәбәр итәләр район прокуратура­сыннан.

Сыйфатсыз продуктны куллану нәтиҗәсендә кеше сәламәтлегенә зур зыян килсә яисә ул үлсә, ун елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Маркировкасыз ал­коголь продукциясен җитештерү, сатып алу, саклау, күчереп йөртү яисә сату белән бәйле гамәлләр өчен дә закон алдында җавап бирәсе (РФ ҖКның 171.1 маддәсе). Законсыз эшмәкәрлек (РФ ҖКның 171 маддәсе 1 бүлеге), акциз җыемының ялган маркаларын, махсус маркаларны яисә тәңгәллек билгеләрен җитештерү, сату яисә аларны файдалану (РФ ҖКның 327 маддәсе 2 бүлеге), товарларны индивидуальләштерү чараларын рөхсәтсез файдалану өчен дә (РФ ҖКның 180 маддәсе) җавап бирергә туры киләчәк.

(РФ ҖКның 180 маддәсе)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X